Бу чүп үләннәреннән арынырга гына түгел, аларны шул ук туфракта яшел ашлама буларак кулланырга да мөмкинлек бирә. Җирне казыганда туфракта яшеренгән төрле корткычларның личинкалары үлә, тамырларның һәм туфракның аэрациясе яхшыра. Җир өслеге коелган яфраклардан, җимешләрдән һәм чирәмнән чистартыла икән, димәк, агачларга зыян китерә алырлык зарарлы тереклек кими.
Казыганда бер үк вакытта органик һәм минераль ашламалар да кертергә мөмкин. Аларның шул рәвешле агач тамырларына якын килүе икеләтә файдалы булачак. Мондый чараның нәтиҗәсе бик югары. Ләкин туфрак җилләмәсен, җәйге кояш кыздырмасын өчен аны капларга кирәк. Ягъни, рәт араларына салам яисә 10-15 сантиметр калынлыкта чүп үләне сибәргә яисә нәрсәдер чәчәргә була. Бу – табигый җир эшкәртүнең иң төп кагыйдәсе.
Бу сидератлар яки тиз өлгерүче культуралар булырга мөмкин. Мәсәлән, кишәрлектән бәрәңге уңышын җыеп алганнан соң ак горчица чәчү яхшырак. Ул бик тиз шытып чыга, куәтле яшел масса бирә. Ул куерак булсын дисәгез, чәчү нормасын икеләтә арттырырга кирәк.
Аны чәчү тәртибе бик гади: орлыкларын сипкәч, туфракны тырма белән эшкәртергә кирәк. Мөһим шарт – даими рәвештә су сибәргә онытмагыз. Җәйге эссе көннәрдә бу бик мөһим. Аның каравы, үсемлекләр туфракны яшел келәм белән каплагач, корткычлар ботакны ашамасын өчен генә күзәтергә кала. Алар татлы горчицаны бик ярата.
Якынча бер айдан соң сусыл яшел массаны чабарга була. Чабу белән аны шунда ук җир өстенә туфракка салырга кирәк. Әгәр һава торышы уңайлы булса һәм көз җылы булса, горчицаны кышка калдырып, икенче тапкыр да чәчәргә була. Яз көне исә, туфракны бик яхшы органик ашлама белән баетып, барысын да яңадан казып чыгарга кирәк. Моннан тыш, горчица көчле антисептик үзлеккә ия, туфракны сәламәтләндерә, фитофтор чире дә сирәгрәк күренер. Проволочник та яратмый горчицаны. Әлеге тәртипне төгәл үтәгәндә бәрәңгене икенче елны да шул ук урынга кабат утыртырга була.
Тагын да шуны әйтергә кирәк: горчицаның яшь, нәфис яфракларын ашарга да ярый. Алар салат, ит һәм балык ризыклары өчен яхшы тәмләткеч булачак. Аларны яшелчә-җимеш сутларына да өстиләр. Тәме искиткеч булып чыга, һәм алар шактый яхшырак та саклана.
Сидератлар үстерергә вакыт юк яисә көч җитмиме? Ул чагында туфракны 10 - 20 сантиметр калынлыкта салам белән каплагыз. Тик салам җәйгәннәнн соң аңа бер-ике тапкыр мочевина сибәргә онытмагыз. Катнашма 10 литр суга бу ашламаны 2-3 шырпы тартмасы күләмендә салып әзерләнә. Югыйсә, мульча туфрактан үзенә азот тартачак.
Мульчаның уңай яклары күп, әмма кимчелекләрен дә онытмагыз: аның эчендә лайлачлар һәм кайбер башка корткычлар үзләрен бик яхшы хис итә. Димәк, үсемлекләрне алардан даими сакларга кирәк булачак.
Али СӘЙФУЛЛИН.