– Пенсия яшенә кадәр биш ел һәм аннан да азрак калганнар “предпенсионер” дип санала. Бу статусны раслау өчен белешмәгә заказ бирергә кирәк, моны “Дәүләт хезмәтләре” аша, Күпфункцияле үзәктә, яки Башкортстан буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.
Белешмә бушлай бирелә һәм пенсиягә чыкканчы гамәлдә була. Аны алу хокукы файдалану максатына бәйле. Салым хезмәте өчен мондый белешмәне ирләр – 60 яшьтән һәм хатын-кызлар 55 яшьтән алала.
“Предпенсионер” статусы турындагы белешмә буенча нинди ташламалар алырга мөмкин?
Салым хезмәтендә – бер җир участогының алты сутые өчен җир салымыннан, һәр төрдәге бер объект өчен (фатир, торак йорт, гараж) физик берәмлекләр милкенә салымнан азат ителү.
Мәшгульлек хезмәтендә ─ эшсезлек буенча арттырылган пособие һәм түләүсез квалификация күтәрү яисә яңадан әзерләү курслары.
Эш бирүчедә ─ диспансерлау узу өчен елына түләүле ике ял көне һәм нигезсез эштән азат ителүдән яклау. Социаль яклау хезмәтендә ─ коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча өлешчә компенсация (аерым категорияләр өчен: хезмәт ветераны, радиациядән зарар күрүче һ. б.)
Күпфункцияле үзәкләрдә яки “Уралсиб банкы” офисларында –─ җәмәгать транспортында ташламалы йөрү (аерым категорияләр өчен: хезмәт ветераны, радиациядән зарар күрүче һ.б.).