+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Бакчагызда брокколи үстерегез!

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.

Бакчагызда брокколи үстерегез!Бакчагызда брокколи үстерегез!
Бакчагызда брокколи үстерегез!

Брокколи кәбестәсе бик файдалы яшелчә булуын күпләр беләдер. Бу яшелчәне кибетләрдә шактый кыйммәткә саталар. Аны бакчада үстерү күпкә отышлырак, яңа өлгергән кәбестәләрен көн дә җыеп алырга һәм файдалы ризыклар әзерләргә була.

Үсенте алу өчен брокколи орлыкларын яздан теплицага чәчеп куярга мөмкин. Ул гади кәбестә кебек үк көл һәм салкын су ярата. Әмма аермасы шунда, кәбестәнең бу төре чәчәккә бөреленгән кебек гел башлар чыгарып тора. Башлары куе яшел төстә. Аларны чәчәк атканчы җыярга кирәк.  

Шунысы мөһим, брокколи кәбестәсе көзгә кадәр кәбестә бирә. Аларны туңдыргычта кыш буе сакларга мөмкин.  Ул витаминнарын туңдырган очракта да саклап кала.

Белгечләр фикеренчә, кәбестәнең бу төре баш миен тукландыра, активлыкны арттыра. Е витамины җитмәгәндә анемия, капиллярларның сынучанлыгы күзәтелә, мускулларның көчсезлеге сизелә. Витаминны тулыландырырга брокколи ярдәм итәчәк.

Иммун системасына иң көчле тәэсир итүче витаминнарның берсе — С витамины. Бу матдә җитмәсә, кеше организмы авыруларга еш бирешә. Ә менә брокколи С витаминына бик бай.

Иң мөһиме, белгечләр яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган ризыклар арасында иң көчлесе — брокколи кәбестәсе дип белдерә. Алар әйтүенчә, кәбестәнең бу төре — ашказаны һәм күкрәк яман шеше булдырмас өчен файдалы яшелчә. Аны атнасына өч тапкыр булса да ашарга кирәк.

Җылы көннәр башланды. түтәлгә брокколи кәбестәсе чыгарып утыртырга вакыт. Үзебез үстергән тәмле дә, файдалы да була.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас