Күпләрне акмай сатып алганда шул сорау кызыксындыра. Шеф-повар Юрий Шайковский белдерүенчә, майлылыгы 72,5 процент булган акмайда су һәм эремчек суы күбрәк. Ул йомшак, икмәккә җиңел ягыла, ботка яисә бәрәңге измәсе өчен яхшы, хакы да тешләшми.
Майлылыгы 82,5 процент булган акмай – ул чиста сөт мае. Мондый акмай тыгыз, хуш исле һәм теләсә нинди кулинар экспериментларда да үзен аклый. Соуслар, кремнар, камыр ризыклары өчен яхшы. Табиблар да мондый майның организм өчен күпкә файдалырак булуын билгели.
Ә инде көчле утта кыздыру кирәк булганда акмайны бөтенләй кулланмавың хәерлерәк. Акмайны җылытуның чиге бар – якынча 150 градус. Температура югары булган саен, таркалу процессы башлана: аксымнар һәм сөт шикәре карамельләшә, аннары яна. Табада кара кисәкчекләр һәм әче төтен барлыкка килә. Кыскасы, акмай өчле утта ризык әзерләү өчен бармый.
Кыздыру өчен гхи яисә рафинадланган көнбагыш мае - иң яхшысы. Зәйтүн мае салкын ризыклар, салатлар өчен туры килә.
Автор фотосы.