Бу чебен җиргә һәм суганның төбенә йомырка сала. Берничә көннән йомыркадан чыккан личинкалар суганчаның эченә кереп, аны ашый башлый. Шуннан суган чери, кыяклары саргая, кибә.
Бу корткычка каршы ничек көрәшергә соң? Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре киңәшләренә игътибар итегез.
Суган белән кишерне аралаштырып утырту ысулын күпләр белә. Тагын бер ысул — суганны иртәрәк утырту. Чебен оча башлау белән түтәлләргә түбәндәге катнашманы сибеп чыгу яхшы нәтиҗә бирә: бер квадрат метр мәйданга 100 грамм агач көле, бер стакан тәмәке оны, бер бал калагы кара борыч алына. Аннан соң 4-5 көн саен җирне йомшартып торырга кирәк.
Корткычларны җиңүнең янә бер ысулы — тәмәке оны төнәтмәсе сибү. 200 грамм тәмәке онын яисә махорканы 3 литр кайнар суга салып бутыйлар һәм 2-3 тәүлек тоталар. Соңыннан 10 литр су, бер аш кашыгы сабын, бер бал калагы борыч салып болгаталар. Бу сыекчаны үсемлекләргә һәм түтәлгә сиптереп чыгарга кирәк.
Суган түтәле янына бәрхет гөле утырту да файдалы, чебен аның исен яратмый.
Фото:ogorod.ru