+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Күршедә песи кычкыра...

─ Күршеләр песи тота, ләкин үзләре даими рә­вештә берничә көнгә өйдән чыгып китә. Бу юлы инде алар бер атна күренми. Мескен хайван кычкыра, күпкатлы йортта яшәүчеләргә йокларга ирек бирми. Бу очракта нишләргә?

– Сезгә хайван бик кызганыч булса да, күрше фатирының ишеген үзегез ачарга тиеш түгелсез. Сезне Русия Җинаять кодексының 139 мәддәсе “Торакның кагылгысызлыгын бозу” буенча җаваплылыкка тарттырачаклар. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, бу очракта сүз хайванга карата рәхимсез мөгамәлә турында бара (Русия Җинаять кодексының 245 мәддәсе).
 
Полициягә гариза языгыз, хайван тавышы ишетелгән ишекне видеога төшерегез, күршеләрнең күрсәтмәләрен һәм контактларын җыегыз. Полиция җавап бирмәсә, прокуратурага, ветеринария контроле хезмәтенә шикаять бирегез. Кәгазьләр күбрәк булган саен, хайван язмышына йогынты ясау мөмкинлеге дә күбрәк булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас