Монолиоз, яки алма һәм груша җимешләренең кояшка януы — күпчелек бакчачыларның баш бәласе. Җимеш агачларына начар йогынты ясаучы, еш очрый торган авыруларның берсе ул.
— Бу йогышлы авыру агачлар чәчәк аткан вакытта килеп чыга. Гөмбәчек чәчәкләрне зарарлый. Нәтиҗәдә, яшь яфраклар һәм җимешләр көрән төскә керә. Авыру таралса, агачның ботаклары корый. Агачта калган җимешләр җайлап кына көрәнләнә һәм кибә, — дип белдерә Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре.
Язын агачның шулай ук былтыргы җимеш калдыклары, зарарланган яфраклар аша авырып китүе ихтимал. Кызганычка каршы, язгы һава торышы да җимеш агачларының бу авыру белән зарарлануы өчен шартлар булдыра.
Бакчаны әлеге авырудан ничек сакларга соң? Иң башта бөтен кипкән ботакларны кисеп чыгарга, агач астыннан былтыргы үлән һәм җимешләрне җыеп алырга кирәк. Әгәр агачларыгыз зарарланган булса, фунгицидлар кулланмыйча авыруны җиңеп булмый.
1 процентлы җиз купоросын һәм 100 грамм бордос кушымтасын 10 литр суга кушып, яхшылап болгатып, агачларга сиптерергә кирәк.
Бу эшләрне иртән яисә кичен җил булмаганда башкарырга киңәш ителә.
Автор фотосы.