+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Кыярның уңышлы сортларын сайлагыз!

Бу тәмле, мул уңышлы сортларны утыртсагыз, һич тә үкенмәссез.

Кыярның уңышлы сортларын сайлагыз!Кыярның уңышлы сортларын сайлагыз!
Кыярның уңышлы сортларын сайлагыз!

Кыярлар түтәлдә шактый урын алып тора. Күп кенә бакчачыларны нәкъ менә шул урын җитмәү борчый да инде. Хәзер шактый җыйнак сортлар барлыкка килде, аларны кечкенә генә участокта, теплицада һәм хәтта балконда да үстерергә мөмкин. Мондый сорттагы берничә генә орлык утыртып, җәй буена кыяр ашарга була һәм кышкылыкка тозларга да җитәчәк әле. Бу тәмле, мул уңышлы сортларны утыртсагыз, һич тә үкенмәссез, дуслар.

 

 “Βьюга”. Бу бик тиз өлгерә торган гибрид. Һәр бәйләмендә 5әр кыяр үсә, зурлыгы 8 сантиметр тирәсе. Бер төптән 20 килограммга кадәр кыяр җыеп алырга мөмкин. Кыяры бик тәмле, тозлау өчен дә яраклы.

 

“Сибирскaя гирляндa F1”. Үзе серкәләнә торган гибрид. Начар һава шартларына да, кыярның барлык авыруларына да чыдам сорт. 43-45 көндә өлгерә. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

 

“Шоша”. Үзе серкәләнә торган гибрид. 40 көннән кыярларын ашарга була. Кыярлары 10 сантиметр тирәсе. Үсемлек төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 16 килограмм уңыш чыга. Теплицалар өчен дә, ачык грунт өчен дә яраклы.

 

“Доломит”. Үзе серкәләнә торган гибрид. Беренче уңышны 38-40 көннән алырга мөмкин. Кыярның барлык төп авыруларына чыдам. 10-12 сантиметр зурлыкта, юка кабыклы, әче түгел.

 

“Шопен”. Бу бик иртә өлгерә торган гибрид. Утыртканнан соң, 35 көндә кыяр ашый аласыз. Ул бик тәмле, хәтта татлы, 10-11 сантиметр зурлыкта. Төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 17-18 килограмм уңыш җыеп алырга мөмкин.

 

“Мечта дачника”. Үзе серкәләнә торган гибрид. Тозлау өчен бик яхшы сорт. 43-45 көндә өлгерә. Кыярларының зурлыгы 10-11 сантиметр тирәсе. Төп авыруларга чыдам һәм яктылык җитмәүне дә яхшы кичерә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас