+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бакча җиләге икмәк куасы ярата...

Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.

Бакча җиләге икмәк куасы ярата...Бакча җиләге икмәк куасы ярата...
Бакча җиләге икмәк куасы ярата...
Бакча җиләге ап-ак чәчәктә утырганда фунгицидлар, инсектицидлар кулланырга, аларны химик ашламалар белән тукландырырга ярамавын барысы да яхшы белә. Барлык яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була.
Мәсәлән, бакча җиләген икмәктән киптерелгән сохари һәм чүпрә суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.
Җиләкләрне тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.
Икенче төрле ашламаны әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.
Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас