-2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Балтырган ашы пешерегез

Май аенда берничә тапкыр балтырган ашы пешереп ашасаң, шифасы зур була, ди халык медицинасы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтырган ашы пешерегезБалтырган ашы пешерегез
Балтырган ашы пешерегез

Яшь балтырган яфракларын юка итеп турагыз һәм кайнар су белән пешекләп алыгыз.
Бәрәңгене чистартабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Кишерне угычтан чыгарабыз.
Кәстрүлгә су салабыз, бәрәңгене бераз тозлы суда пешерәбез.

Оннан һәм йомыркадан умач өчен камыр ясыйбыз.
Бәрәңге пешкәч, балтырган яфракларының суын саркытып, бәрәңге янына өстибез.

Аш кайнап чыккач умачны шулпага салабыз. Кайнап чыкканнан соң 7 минут пешерәбез.

Катык яисә каймак кушып ашыйбыз.

Фото: koolinar.ru

Автор:Зөһрә Исламова