+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Яңа түләүне ничек алырга?

─ Ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче ата-аналар өчен яңа түләүләр кертелә дип ишеттек. Аңа кем исәп тота ала?

Яңа түләүне ничек алырга?Яңа түләүне ничек алырга?
Яңа түләүне ничек алырга?
─ Ярдәмнең яңа чарасы июньнән гамәлгә керә. Түләү эшләүче ата-аналарга адреслана һәм аз керемле гаиләләргә узган ел өчен түләнгән НДФЛның бер өлешен компенсацияли.
Бу мөмкинлектән илдә даими яшәүче һәм салым түләүче Русия гражданнары файдалана алачак. Түләүгә 18 яшькә кадәр, яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәр ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар исәп тота ала.
 
Түләүне НДФЛ түләгән эшләүче ата-аналарның һәркайсы рәсмиләштерә ала. Алар никахта торалармы, юкмы – әһәмиятле түгел. Гаризаларны ата-аналар бер-берсеннән бәйсез рәвештә бирә ала.
 
Шул ук вакытта гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан, ягъни 25284 сумнан артмаска тиеш. Шулай ук, бердәм пособиене исәпләгәндәге кебек, милеккә комплекслы бәя бирелә.
 
Яңа түләүгә гаризаны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Моны ата-аналар Социаль фондның клиент хезмәтендә, Күпфункцияле үзәктә, яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша эшли ала.
 
Түбәндәге очракларда түләү бирелми:
– әгәр ата-ананың узган ел НДФЛ салынучы кереме булмаса;
– әгәр бердәнбер керем үзмәшгульлектән яки эшкуарлык эшчәнлегеннән махсус салым режимнарында НДФЛ түләмичә алынган керем булса;
– әгәр ата яисә ананың алимент буенча бурычлары булса һәм ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яисә чикләнгән булса.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас