

Бакчада үскән кура җиләгенә, нарат җиләгенә, күк җиләккә көлне күп кертергә ярамый, чама белән генә кулланырга кирәк.
Кара җиләк, мүк җиләге куаклары, кузгалак, редис, карбыз, кавын әче туфракны өстен күрә, шуңа да аларга көл килешми.
Бакчачылар яратып үстергән гортензия,рододендрон, азалия кебек чәчәкләрне дә көл белән тукландырырга ярамый.
Бәрәңге утыртканда көл сибәргә яратучы бакчачылар да дөрес эшләми. Белгечләр фикеренчә, көл керткәннән соң бәрәңгенең уңышы шактый кими, ә бәрәңгесе вак була. Көл туфракның pH дәрәҗәсен күтәрә, ягъни туфрактагы селтелекне арттыра.
Бәрәңге әчелеге аз булган туфракта яхшырак үсә, шуңа да көл куллану аңа начар йогынты ясый. Туфракта селтелекнең артуы бәрәңгегә кирәкле туклыклы матдәләрне үзләштерергә бирми.
Автор фотосы.