+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Роза янына пион утырмагыз!

Нинди чәчәкләр бер-берсенә күрше була алмый?

Роза янына пион утырмагыз!Роза янына пион утырмагыз!
Роза янына пион утырмагыз!

Башкортстанда яшәүчеләргә чәчәк түтәлендә үсентеләрне ничек яхшырак берләштерергә кирәклеге турында сөйләделәр. Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы экспертлары аңлатуынча, клумба ясаганда чәчәкләрнең матурлыгына гына түгел, ә аларның үзара ярашуы турында да уйларга кирәк.

Мәсәлән, пионнар һәм лилияләр урынга һәм ашламаларга бик таләпчән, шуңа күрә бер түтәлгә утыртканда алар файдалы матдәләр өчен ярышачак һәм чәчәк атуы начаррак булачак.

Роза куаклары янәшәсенә утыртылган пионнар аларга иркенләп үсәргә ирек бирми. Ирислар белән розаларны да янәшә утыртырга ярамый: ирисның тамырчыклары тиз һәм нык үсеп китә, розаларга да җитәрлек урын, шулай ук даими тәрбия кирәк.

Флокслар белән георгиннарны да бер түтәлгә утыртмагыз, алар гөмбәчек авыруларына тиз бирешә, шуңа күрә бер-берсенә йогу куркынычы көчле.

Лаләләр һәм нарцисслар да начар күршеләр: яхшы үссен өчен бу чәчәкләргә төрле типтагы туфрак һәм туклану кирәк, шуның аркасында лаләләр янәшә утырткан вакытта еш кына зыян күрә. Лаләләр һәм лилияләр яки мускариларның уртак авырулары һәм корткычлары күп. Шуңа күрә бу чәчәкләрне янәшә күпләп утырту инфекция таратуга сәбәпче булырга мөмкин.
Астра һәм гладиолуслар фузариоз авыруына тиз бирешүчән һәм аларны янәшә урнаштыру бу чирнең таралуын арттыра.

Шулай ук чәчәк үстерүчеләргә кояшта һәм күләгәдә үсүче чәчәкләрне аера белергә кирәк.

Шулай ук әче, селтеле, дым яисә коры туфрак яратучы чәчәкләрне янәшә утыртыртырга киңәш ителми.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас