

Сыйфатлы чәйнең яфраклары бертөрле төстә һәм зурлыкта, ә төргәге бербөтен, зарарланмаган һәм маркировкалы булырга тиеш, дип белдергәннәр “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә.
"Чәй сатып алганда, беренче чиратта, төргәкнең бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк. Ул зарарланмаган, азык-төлек белән контакт өчен рөхсәт ителгән материаллардан әзерләнгән булырга тиеш. Маркировкада, һичшиксез, чәйнең исеме, составы, җитештерүченең адресы, төрү датасы, массасы, саклау шартлары һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш", - диелә хәбәрдә.
“Роспотребнадзор”да билгеләүләренчә, чәйдә сынык яфраклар, сабаклар, ят әйберләр булырга тиеш түгел. Коры кара чәйнең "күгәргән" яки коңгырт төсе уртача сыйфат турында сөйли, ә чәй тузаны яки соры төсләр булу сыйфат начарлыгы турында сөйли.
Чын, яхшы чәй кеше организмына антиоксидант буларак, ялкынсынуга каршы һәм микробларга каршы йогынты ясый, дип билгеләделәр ведомствода.
Автор фотосы.