+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Матай бүләк итәргә ашыкмагыз

– Җылы көннәр башлану белән юлларда яшь “мотоузышчылар” саны артты. Менә минем дә туганнарым улларына техника бүләк итәргә тели. Әгәр ул юл-транспорт һәлакәтенә тарыса, кем җавап бирәчәк?

Матай бүләк итәргә ашыкмагызМатай бүләк итәргә ашыкмагыз
Матай бүләк итәргә ашыкмагыз
– Кайбер ата-аналар балаларын яңа экстремаль уенчыклар: квадроцикллар, питбайклар, мотоцикллар белән сөендерергә омтыла. Ләкин бу техника белән бары тик 16 яшьтән һәм машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Мотоцикл руле артына исә бала 18 яшьтән генә утыра ала.
 
Шунысы билгеле булсын: балигъ булмаган балаларына мототехника сатып алган ата-аналар ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, шулай ук идарә итү хокукын андый хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин.
 
Мототехника белән законсыз идарә итү нәтиҗәсендә балалар имгәнгән, үлгән, яки кешеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә соңгылары яраланган яки үлгән очракларда ата-аналар Русия Җинаять кодексының 151.2 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
 
Кызганычка каршы, соңгы елларда балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Узган елның тугыз аенда гына да аларда 68 бала һәлак булган, 2500е имгәнгән, кайберләре гомерлеккә инвалид булып калган. Шуны истә тотыгыз: балигъ булмаганнарга мототехника бүләк итеп, сез аларның үзләренең генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куясыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас