+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бакча җиләгеннән ничек мул уңыш алырга?!

Бакча җиләге – гаҗәеп тәмле җиләк. Ул никадәр тәмле булган кебек, холкы да шулкадәр нәзберек. Үстергәндә ниндидер ялгышлыклар китсә, көтелгән уңыштан колак кагарга да мөмкин. Әмма тиешле шартлар үтәлсә, кечкенә мәйданнан да чиләкләп уңыш алырга була.

Бакча җиләгеннән ничек мул уңыш алырга?!Бакча җиләгеннән ничек мул уңыш алырга?!
Бакча җиләгеннән ничек мул уңыш алырга?!

Нинди сортлар яхшырак?

Җитәрлек күләмдә яктылык, туфрак сыйфаты һәм дым белән бергә, уңышның төп шартларының берсе – яхшы сорт. Тәҗрибәле бакчачылар билгеләвенчә, иң яхшылары – районлаштырылган элекке сортлар. Ягъни җиләк үрчетү өчен күршеләрегездән, танышларыгыздан берничә үсенте, һичьюгы мыек сорап алыгыз. Шулай ук, ышанычлы сатучыларга яисә махсус кибетләргә мөрәҗәгать итәргә була.
 
Башкортстанда сыналган сортлардан “Виктория”, “Фестивальная”, “Домашняя” билгеле.
Ремонтант үсентеләр сезонда берничә уңыш бирергә сәләтле, болар – “Женева”, “Искушение” һәм башкалар.
 
Салкынга чыдам сортлар арасыннан “Первоклассница”, “Солнечная поляна”, “Даренка”, “Азия”не, иртә өлгерүчеләрдән “Красная шапочка” һәм “Альба” сортларын сайларга мөмкин. Ел җылы килсә, алар мул уңыш бирә.
Әгәр дә кемгәдер җиләкнең эресе ошый икән, алар “Гигантелла” һәм “Диамант”ка өстенлек бирсен.

Кояш кызы

Бу бакча культурасы кояш ярата һәм уйсу урында иркенләп үсә алмый. Ул салкын томаннар кунмаган һәм тигез, җилсез, кояш яктысы тоткарлыксыз төшә торган җирдә яхшы үсә. Ник дигәндә, тамыр сис­темасы җирнең өске катламында урнашкан һәм һава шартларының үзгәрешләрен тиз сизә. Ягъни бакчадагы иң кояшлы түтәлләр җиләкнеке булырга тиеш. Шулай ук аңа кояшта җылынган су сибәргә кирәк.

Түтәл әзерләү

Бакча җиләге уңдырышлы, һава һәм суны яхшы үткәрүчән кара, кара-соры туфракны үз итә.
Җиләк утыртылачак түтәлгә көздән һәр квадрат метрга бер-ике чиләк органик катнашма (черемә, яртылаш янган тирес, компост) кертергә киңәш ителә. Яңгыр суалчаннары һәм туфракта яшәүче башка бөҗәкләр органиканы үсемлекләр файдалана алырлык итеп эшкәртәчәк.
 
Моннан тыш, августның өченче декадасында, сентябрь башында сидерат үләннәрен (рапс, горчица, майлы торма, карабодай, солы, фацелия, вика, люпин, борчак һәм башкалар) чәчәргә мөмкин. Якынча бер айдан аны чабып, компост өеменә өстиләр. Сидератлар туфракның өске катламын туклыклы матдәләр белән тулыландыра, моннан тыш, туфракны гөмбәчекләрдән, бактериаль инфек­циядән һәм күп кенә корткычлардан, шул исәптән проволочник бөҗәгеннән саклый, чүп үләннәренең үсүен дә тоткарлый.
Язын түтәлне казып чыгу алдыннан бер квадрат метрга 50 грамм ашлама (нитроаммофос яисә суперфосфат белән калий тозы) сибәргә, агровермикулит минералын өстәргә була.

Салкыннар башланганчы

Бакча җиләген августның икенче яртысыннан сентябрь урталарына кадәр утырту яхшы нәтиҗә бирә. Көзгә кергәндә өлгермәгәндә, иртә яздан утырталар.
Карт куаклардан тамыр җибәргән мыекларны алып, күчереп утырту уңайлы. Әлбәттә инде, мыекның куакка иң якын беренче бөресеннән тамырланган иң көчле үсентене генә алалар, калганнарын һич кызганмыйча ташлап барырга кирәк.
Үсентене утыртканда мотлак шуңа игътибар итегез: аның сабаклары белән тамырлары тоташкан урын җир өслегеннән аста да, өстә дә булмасын, ул нәкъ туфрак өсте белән бер тигезлектә булырга тиеш. Тирән утыртылганда, аның бөреләре күмелеп кала, үсә алмый, ә өскә утыртканда исә тамыры кояштан кибеп, җилдә җилләп, ныгынып китә алмаячак.

Ешмы, сирәкме?

Түтәлләрдә җиләк куакларының ничек утыртылуы да мөһим.
Беренче ысулга ярашлы, рәт арасы ким дигәндә 70 сантиметр була, бу очракта үсемлекләрне ешрак итеп утыртырга мөмкин, ягъни 15 сантиметр ара белән.
Икенче ысулга өстенлек бирүчеләр рәт арасын – 40 сантиметр, җиләк төпләре арасын 30-35 сантиметр итә.
Утыртыла торган урыннан якынча ике көрәк туфрак алына, хасыйл булган чокырга су сибелә. Түтәлгә алдан тирес-фәлән кертелмәгән булса, ярты көрәк чамасы яхшы янган тирес, ягъни черемә салып, туфрак белән бутарга була. Бер уч чамасы агач көле дә зарар итмәс. Үсентене утырткач, тирәсендәге туфрак кул белән тыгызлап, басыбрак куела – үсенте аз гына тартканга да чыгарга тиеш түгел.
Утырткач, мул итеп су сибәләр. Көннәр коры торса, 2-3 көнгә бер су сибү яхшы.

Сабый бала тәрбияләгән кебек

Җиләк түтәле, сабый бала кебек, даими тәрбия, игътибарга мохтаҗ. Үсемлекләр арасына эре пычкы чүбе һәм черемә катнашмасы тарату, үсентеләрне утыртып ике атна үткәч, рәт араларына сыер тизәге эремәсе (1 өлеш тизәккә 10 өлеш су) сибү яхшы була.
Түтәлләр арасындагы сукмакны, хәтта рәт араларын кайбер бакчачылар мүлчә (чүп үсмәсен һәм дым кипмәсен өчен туфрак өстенә җәелә торган печән, салам, черемә һ. б.) белән каплый. Соңгы чорда кара төстәге агротукыма кулланучылар бар. Ул чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми һәм өлгергән чагында җиләк тәлгәшләре җиргә тиеп пычранмый. Беренче елда мүлчә астында туфрак дымлы булсын өчен җиләккә суны мулрак сибәләр.

Мыекларны кыскартып торырга

Чүп үләннәрен утап һәм үсентеләр җибәргән мыекларны даими кисеп торалар. Җиләкнең мыекларын һәрвакыт кисеп тору – булачак уңыш өчен төп шартларның берсе. Юкса, куакның барлык көче аларга китәчәк, чәчәк атарга, җиләк бирергә көче калмаячак. Үсентеләр кирәк булса, җәй башында уңышны җыйгач, мыекларга үсәргә ирек бирәләр, август урталарына алардан менә дигән яшь үсентеләр тамырланып өлгерәчәк.
Язын кар эреп, җиләк куаклары бераз тернәкләнү белән көздән калып саргайган, зарарланган яфракларны кисеп яндыралар, туфракны йомшарталар, фосфорлы ашламалар белән туендыралар, корыган куаклар урынына яңаларын утырталар.
Җиләк бер урында озак үсүне өнәми. Дүрт ел үтүгә аны яңа түтәлдә үрчетә башларга кирәк, ди белгечләр.

Корткычлар һөҗүм итсә

Үсентеләр, гадәттә, корткыч бөҗәкләргә бирешми. Шулай да кырмыска, озынборын, үсемлек талпаны зыян итә башласа, “Фитоверм”, “Акарин” яки “Немабакт” кебек биологик препаратлар, ә алар да ярдәм итмәсә, химия препаратларыннан “Актара” яисә “Карбофос” кулланалар. Боларны саклык белән һәм инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә файдаланырга кирәк.

Ашламыйча булмый

Үсентеләр актив үскәндә җиләкне органик ашламалар белән туендыру яхшы нәтиҗә бирә.
Гадәттә, беренче тукландыру үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәч үткәрелә. 10 яисә 12 өлеш суга бер өлеш тирес салып, болгатып, 6-12 куакка бер чиләк эремә сибелә. Аны, чәчәкләргә тидермичә, куак төбенә сак кына салалар. Алдан су сибелгән булса яхшырак, ашлама керткәч тә мул итеп су сибәләр.
Беренче уңышны җыйгач, икенче тапкыр тукландырырга мөмкин. Моның өчен бер квадрат метрга 1,5-2 стакан чамасы көл (яисә бер чиләк суда бер стакан көл эретеп) сибеп чыгалар.
Сентябрь азагында җиләк куакларын өченче мәртәбә тукландырырга мөмкин. Бер квадрат метрга 60-70 грамм фосфор-калий ашламасын кертәләр.
 
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас