+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Юлга чыккан хайванны бәрдерсәң...

– Апам күптән түгел генә авылга кайткан иде, юлда поши белән бәрелешә язган. Хайван туп-туры аның автомобиле каршына килеп чыккан. Мондый очрашу нәрсә белән яный һәм бу очракта ничек эш итәргә кирәк?

Юлга чыккан хайванны бәрдерсәң...Юлга чыккан хайванны бәрдерсәң...
Юлга чыккан хайванны бәрдерсәң...
─ Андый куркыныч, чыннан да, бар. Май һәм июнь айларында юлларда кыргый хайваннарның активлыгы арта: яшь терлекләр яңа территорияләрне үзләштерә. Иртән һәм кич эңгер-меңгердә пошилар бер урман массивыннан икенчесенә күчә. Кыр кәҗәләре исә кырлар һәм болыннар буендагы юлларда көндез дә очрый.
Хайваннар еш кына юлларда шулкадәр тиз пәйда була ки, машина йөртүче күрергә дә өлгерми. Мондый юл-транспорт һәлакәте водитель һәм пассажирлар өчен бик куркыныч, эре хайваннар белән бәрелешкәндә җиңел автомобиль кузовы бөгелә. Югары тизлектә хайван салонга “очып керә”... Ел башыннан Башкортстанда кыргый хайваннар катнашлыгында 23 автомобиль авариясе теркәлгән.
 
Юлда кыргый хайван белән очрашканда машина йөртүчегә нишләргә? Әгәр хайванны ерактан күрсәгез, тизлекне киметегез һәм аңа юлдан китәргә ирек бирегез. Әгәр дә ерткыч машина каршысына килеп чыкса, тиз генә тормозга басыгыз. Паникага бирелмәгез, рульне тотыгыз. Хайван качканнан соң тизлекне тиз генә арттырмагыз. Ул кире әйләнеп килергә дә мөмкин. Сигнал бирмәгез – сез җанварны куркытасыз гына, һәм ул көтелмәгән берәр нәрсә эшли ала. Кичен һәм төнлә аеруча игътибарлы булыгыз. “Кыргый хайваннар” билгесен күрсәгез, тизлекне киметегез.
 
Әгәр хайван белән бәрелешкәнсез икән, юл-транспорт һәлакәте урыныннан китү тыела. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча автомобиль хуҗасы, бәрелешүдә гаепле булмаса да, китерелгән зыянны кайтарырга тиеш. ОСАГО полисы хайваннар дөньясына зыянны каплауны страховка компаниясенә күчерергә мөмкинлек бирә. Әгәр полис юк икән, зыянны транспорт чарасы хуҗасы каплый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас