+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Бу көннән соң кыяр утыртмыйлар!

Кыярның җылы яратучы сортларын чәчеп өлгерегез.

Бу көннән соң кыяр утыртмыйлар!Бу көннән соң кыяр утыртмыйлар!
Бу көннән соң кыяр утыртмыйлар!
Быел күп кенә бакчачылар чәчкән кишер, чөгендер чыкмавына зарлана. Бүген һәм иртәгә бу яшелчәләрне тагын бер тапкыр чәчеп куяр өчен бик уңайлы көннәр булачак. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында булганда андый эшләрне башкарып калыгыз. Ә менә халык сынамышлары буенча, 5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң кыяр утыртмыйлар. Димәк, түтәлләргә кыярның җылы яратучы сортларын чәчеп өлгерергә кирәк. Сынамышларга караганда, 6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
Кәбестә, помидор, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрнең үсентеләрен капламыйча утыртырга була. Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкын су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас