Республикада икътисадка, дәүләт идарәсенә һәм социаль өлкәгә санлы технологияләр кертүне координацияләүче махсус Совет төзелде.
Башкортстан ясалма интеллектны икътисадтан алып дәүләт идарәсенә кадәр барлык өлкәләргә дә кертә башлаган Русиядә тәүге төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара кампусының Геном үзәгендә узган ЯИ кертү буенча стратегик сессиядә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә дәүләт яңа технологияләр кешеләр тормышына үтеп керергә ярдәм итүче этәргеч көч булырга тиеш.
– Ясалма интеллект киләчәк технологиясе булудан туктады. Бүген бу – төбәкләр көндәшлек итә алсын өчен кирәкле инструмент. Я без бу өлкәне үзләштерәбез һәм уңышка ирешәбез, я җитди артта калабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Кайларда кулланабыз?
Ясалма интеллект нәрсә икәнен күпләр әле дә ачык кына күз алдына китерә алмый. Робот? Компьютер? Программа?
Ясалма интеллект – ул машиналарның кеше интеллектын таләп итүче бурычларны үтәү сәләте. Мәсәлән, образларны тану, телне аңлау, карарлар кабул итү, мәгълүматларны анализлау.
Чынлыкта, без инде күптән ЯИны кулланабыз. Әйтик, иртәгә һава торышы нинди булыр? Телефондагы кушымта безгә җентекле мәгълүмат бирә: һава температурасы нинди, явым-төшем кайчан булачагы, җилнең кайсы яктан һәм нинди көч белән исәчәге турында. Без Дәүләт хезмәтләрендә аралашкан робот Макс яки колонкадагы Алиса – анда да ясалма интеллектсыз гына булмый. Безнең йокыбызны, пульсыбызны, физик активлыгыбызны күзәтүче фитнес-беләзекләр без атлыйбызмы, яки велосипедта йөрибезме икәнен ялгышмыйча танып белә. Юллардагы бөкеләр турындагы мәгълүмат – аны шулай ук ясалма интеллект анализлый.
ЯИ бик җитди бурычлар хәл иткән мисаллар да байтак. Мәсәлән, медицинада. Ясалма интеллект сурәтләрне анализлый белә һәм кеше күзе үзгәрешләрне сизмәгән урынны да күреп алырга сәләтле. Технология берничек тә табибны алмаштырмый, ул аңа фәкать дөрес нәтиҗәләр ясарга һәм кешене нәтиҗәлерәк дәваларга ярдәм итә. Сәнәгатьтә ясалма интеллект машиналар эшендәге иң кечкенә тайпылышларны да ачыклый; нефтьчеләр нефть чыгаруны фаразлау өчен яңа технологияләр куллана; урманнарда “Урман саклаучы” системасы эшли, ул автомат рәвештә төтен исен тотып ала һәм оператив рәвештә урман янгыны турында сигнал бирә. Стәрлетамак районында эшләүче Русиядәге иң зур сөтчелек комплексларының берсе заманча ясалма интеллект технологияләрен терлек азыгын контрольдә тотуда куллана. ЯИ балаларга белем бирүдә дә ярдәм итә: укучыларның өлгерешен анализлый, белем алуны аерым балага яраклаштыра, әгәр ул нәрсәдер булдыра алмаса, кирәкле тема буенча өстәмә биремнәр тәкъдим итә.
Ясалма интеллект – бик яхшы ярдәмче. Ул белгечләргә вакытны экономияләргә, эшнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук, бюрократиядән һәм вак эшләрдән азат итә.
Совет нинди максатлар куя?
Башкортстанда ясалма интеллект технологияләрен тагын да активрак кертергә, аның мөмкинлекләре турында ешрак сөйләргә ниятлиләр.
– Кешеләр яңа технологияләрдән курыкмаска, ә аларның асылын һәм, иң мөһиме, куллануның файдасын аңларга тиеш, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. – Кешеләрдә ясалма интеллект турында күзаллаулар Голливудтан килә – “Терминатор” фильмындагы кебек. Әлегә кадәр дискуссияләр бара: “ЯИ начармы, яки яхшымы?” Мин, гомумән, бу темага баш ватмаска, ә аның безгә ни өчен кирәк булуына игътибарны юнәлтергә тәкъдим итәм.
Технологияне кертүне тирәнәйтү өчен Радий Хәбиров Санлы үсеш буенча ведомствоара совет төзеде. Бу эшне координацияләү өчен Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары вазыйфасын керттеләр – аңа Олег Ли тәгаенләнде, ул федераль дәрәҗәдәге тәҗрибәле эксперт буларак тәкъдим ителде. Моңа кадәр ул Русия Хөкүмәте каршындагы Ясалма интеллект үсеше дәүләт үзәге җитәкчесе киңәшчесе вазыйфасын биләгән.
– Без эшкә кушканнан соң нәтиҗәләре үзен озак көттермәслек план формалаштырылырга тиеш. Фәнни, бизнес һәм эксперт бергәлекләрен җәлеп итеп, ачыктан-ачык эшләячәкбез, – диде Олег Ли.
Шәхси үрнәктә
Ясалма интеллект кертүне хакимиятләр үзләреннән башлаячак: ЯИны идарәдә активрак кулланачаклар, хакимият органнарындагы кайбер процессларны автоматлаштыруны тизләтәчәкләр. Республика Башлыгы министрлыкларга һәм ведомстволарга ЯИ кертүнең анык юнәлешләрен билгеләргә һәм санлы трансформациянең үз программаларын тәкъдим итәргә кушты.
– Өзек-өзек уңышлар гына җитми. Бербөтен инфраструктура, экосистема һәм, асылда, IT-компанияләр һәм ЯИ-карарлар эшләүчеләр өчен базар булдырырга кирәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Тагын бер бурыч – җәмгыятьнең ясалма интеллектка ышанычын формалаштыру һәм аның гамәли файдасын аңлату. Моның өчен күләмле мәгълүмати-аңлату кампаниясе уздырырга ниятлибез. Мәктәпләргә һәм педагоглар әзерләүгә, санлы технологияләр белән бәйле өстәмә белем бирү программаларын киңәйтүгә, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре өчен дә, аерым игътибар бирәчәкбез.