Бакчагызда ак канатлы күбәләкләр күренә башладымы? Яшелчә-җимешләргә зыян салучы бу корткычлар үсемлекләрнең сутын суыра һәм төрле куркыныч авырулар йоктыра. Алар төрле төрдәге үсемлекләрне зарарлый. «Россельхозцентр» белгечләре бу корткычларга каршы көрәшүнең берничә ысулын тәкъдим итә.
Беренче ысул өчен, дегет сабынын һәм кер сабынын кырырга һәм әйбәтләп суда җебетергә кирәк. 1 өлеш сабын вагына 6 өлеш су алына. Әлеге катнашманы мул итеп үсемлекләргә сибәргә кирәк, бигрәк тә яфракларының арткы ягына, түтәлдәге туфракка әйбәтләп сибәргә киңәш ителә. Моны 7 көн саен эшләргә кирәк.
Икенче ысул өчен 3-4 тырнак эре сарымсак кирәк була. Аларны махсус пресс ярдәмендә вакларга яки вак кыргычтан уарга кирәк. Шуннан соң 1 литр җылы су салып, 1 тәүлек төнәтергә. Аннан катнашманы марля яки сөзгеч аша сөзәргә, үсемлекләргә һәм алар тирәсендәге туфракка әйбәтләп сиптерергә кирәк. Сарымсаклы суны һәр 5-6 көн саен сибеп тору яхшы була.
Өченче ысул өчен тузганак яфракларын һәм меңьяфракны блендерда изәргә яки иттарткычтан чыгарырга. 100 грамм яшел массага 1 литр җылы су салырга һәм 3 тәүлеккә караңгы урынга куярга. Төнәтмәне вак сөзгечтән яки марлядан сөзәргә, үсемлекләргә сиптерергә, туфракка сибәргә кирәк. Шулай ук, 5-7 көн саен кабатлап торырга.
Фото ЯИ.