+17 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Эштә утырырлык түгел, эссе

— Эссе көннәр җитте. Эш урынында бүлмәдә утырырлык түгел. Бу эш сыйфатына нык тәэсир итә. Бүлмә температурасы аерым бер градуска җиткәндә эш көнен кыскартырга мөмкин дип ишеткән идек. Шул дөресме?

Эштә утырырлык түгел, эссеЭштә утырырлык түгел, эссе
Эштә утырырлык түгел, эссе
─ Эссе һава торышы кешеләргә генә түгел, эш процессына да тәэсир итә. Эш бүлмәсендәге температура 28,5 градустан югары күтәрелгән очракта эш көнен кыскартырга тәкъдим ителә. “Роспотребнадзор” тәкъдимнәре буенча:
 
бүлмәдә температура 28,5 градуска җитсә — эш көнен 1 сәгатькә;
 
29 градус булса – 2 сәгатькә кыскартырга киңәш ителә.
 
Ә инде температура 32,5 градустан югары булган очракта, урамда өзлексез эшләү 20 минуттан артмаска тиеш. Аннан соң хезмәткәр кимендә 12 минут салкынча урында ял итәргә тиеш.
 
Законда эш көнен мәҗбүри кыскарту турында турыдан-туры норма юк. Әмма эш бирүче хезмәткәрләр өчен хәвефсез хезмәт шартлары булдыру өчен җаваплы. Шулай ук, кайбер оешмалар эссе көннәрдә хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчерү мөмкинлеген дә карый.
 
Белгечләр эссе вакытта күбрәк су эчәргә, кондиционерсыз бүлмәләрне еш җилләтергә һәм физик йөкләнешне мөмкин кадәр киметергә киңәш итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас