Петрушка балчыксыл һәм комлы туфракта яхшы үсә. Утыртырга 4-5 көн кала аның орлыкларын җылы суга салып куялар. Суны көн саен алыштырырга кирәк. Петрушканы көннәр җылына башлагач, апрель ахырында яки май башында чәчәләр. Икенче тапкыр аны июньдә, ә соңгы тапкыр октябрь азагында чәчәләр.
Петрушка орлыкларының озак шытып чыкмый торган гадәте бар. Алар тизрәк шытып чыксын дисәгез, орлыкларны аракыда тотып алырга мөмкин. Моның өчен марля капчыкка салынган орлыкларны 15 минутка аракыга салыгыз. Аларны артык озак тотарга ярамый. Аннан соң орлыкларны агып торган суда яхшылап чайкатыгыз һәм киптерегез. Орлыкларны, гадәттәгечә, түтәлләргә чәчәләр. Бу ысул белән алар 1-2 көндә шытып чыга. Петрушка орлыклары тизрәк шытып чыксын өчен аларны сөттә тотарга да мөмкин.
Петрушканың яшел яфраклары минус 9 градуска кадәр салкынга чыдам. Аларны 30-50 көннән соң җыярга була. Бу яшел тәмләткечнең организм өчен файдасы күп. Аны бөер, йөрәк, бавыр һәм үт куыгы авырулары булганда да кулланалар.
Кышкылыкка петрушканы киптереп тә, туңдырып та сакларга мөмкин.
Автор фотосы.