+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Сезгә мошенниклар яза...

─ Миңа Телеграмга бер тикшерүче улыма карата җинаять эше кузгатылуы турында язган. Моңа ышаныргамы? Бәлки, җинаять эшләре реестры бардыр?

Сезгә мошенниклар яза...Сезгә мошенниклар яза...
Сезгә мошенниклар яза...
─ Сезгә мошенниклар яза. Контактны блоклагыз һәм алар белән аралашмагыз. Моңа инану өчен “тикшерүчедән” һәлакәтләр турындагы хәбәрләрне исәпкә алу китабы номерын, тикшерү материалын, янәсе эш кузгатылган мәддәне һәм бүлекчә канцеляриясенең контактларын атауны сорарга мөмкин. Исегездә тотыгыз: чын тикшерүче һәрвакыт повестканы Русия почтасы аша җибәрә.
 
Русиядә җинаять эшләренең бердәм гавәми реестры юк. Гадәттә, мондый фактларны читләтеп кенә – суд сайты аша, суд канцеляриясенә, Эчке эшләр министрлыгына, Тикшерү комитетына паспорт һәм язма сорау белән мөрәҗәгать итеп, яки, әгәр сезгә рәсми рәвештә повестка яки карар җибәргәннәр икән, эш материаллары буенча тикшерергә мөмкин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас