+14 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Ташкабакны корткычлар ярата...

Мул уңыш алу өчен вакытында чара күрергә кирәк.

Ташкабакны корткычлар ярата...Ташкабакны корткычлар ярата...
Ташкабакны корткычлар ярата...
Бакчачылар кабак белән ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәләр балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Тик алар вакытында мул уңыш бирсен өчен зарарлы корткычлардан ничек сакларга? Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы бүлеге белгечләре бу уңайдан киңәшләр бирә.

— Кабакка зыян китергән төп һәм еш очраган корткыч — җитен бете (хлопковая тля). Тиз тарала, үсентенең суты белән туклана. Әгәр кабак һәм ташкабакларның яфраклары тишекләнә башласа, шунда ук тиешле чаралар күрергә кирәк. Беренчедән, түтәлләрдә чүп булмаска тиеш. Чүп үләннәре бу бөҗәкләр өчен өстәмә туклану чыганагы. Моннан тыш, уталмаган чүп үләнендә бу бөҗәкләр кыш чыга. Пәрәвез талпаны (паутинный клещ) та былтыргы чүп үләнендә кышлый, шунда үрчи. Иртә яздан яфракларның аскы ягында йомырка сала башлыйлар. Һава торышы 25 градуска күтәрелсә, тиз үрчи башлыйлар. Шулай ук үсемлекнең суты белән тукланалар. Яфракның кимерелгән урынында ак таплар күрергә була. Корткычлар күбәйсә, үсемлекнең яфраклары корый башлый. Яфракта үрмәкеч пәрәвәзе барлыкка килә. Бу очракта нинди чаралар күрергә? Тәү чиратта түтәлне утарга, җирне йомшартырга. Түтәл арасына бераз көл сибәргә. Бу чаралар ярдәм итмәсә, корткычларга каршы дару кулланырга туры киләчәк, — ди алар.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас