– Җавап бер: гражданнарга кредитлар буенча бурычларын кичерергә хокук бирүче дәүләт программасы юк. “Финанс амнистияләре” дә булмый. Мөгаен, сезгә акчагызны алдап алырга тырышучы мошенниклар шалтыраткандыр.
Алар билгеле бер түләү кертеп, бурычлардан тулысынча арындырырга вәгъдә итә. Ләкин сез аларның хезмәтеннән файдаланырга уйлыйсыз икән, сезнең бурычыгыз юкка чыкмаячак кына түгел, үсәчәк тә әле. Төп кредитны түләү урынына сез соңгы акчагызны шул арадашчыга бирәчәксез бит. Аннары ул, гадәттә, юкка чыга. Кайвакыт алар бурычлы кешегә үзен банкрот дип игълан итәргә тәкъдим итә. Әмма бу процедураның җитди хокукый һәм финанс нәтиҗәләре булуы турында кисәтмиләр. Моңа ризалык биргән очракта, сезгә берничә ел кредитлар алырга һәм кайбер вазыйфаларны биләргә ярамаячагын белергә кирәк.
Кредитны түләп бетерүдә кыенлыклар туса, беренче чиратта, үз банкыңа, яки микрофинанс оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, сезгә кредит каникуллары тиештер, алар ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча булырга тиеш. Бу каникуллар кредит түләүдә вакытлыча, ярты елга кадәр, ял булып тора. Әгәр дә сез мондый каникуллар критерийларына эләкмисез икән, күпчелек кредиторларның үз реструктуризацияләү, яки бурычларны рефинанслау программалары бар.
Бүген закон буенча кредит бурычларын 2026 елның 1 маеннан соң контракт төзегән СВОда катнашучылар гына сызып ташлау хокукына ия. Өстәвенә, сүз вакыты чыккан кредитлар турында гына бара, алар буенча 2026 елның 1 маена кадәр бирелгән суд карары яки башкарма документ булырга тиеш. Ташлама, шулай ук, хәрбиләрнең законлы хатыннарына яисә ирләренә дә кагыла.