+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сезонлы эшкә урнашам

– Җәйгә бер оешмага эшкә урнашам. Рәс­миләштерү мәсьәләсендә мондый кыска вакытка алар хезмәт килешүе төземи, диделәр. Тик мин сезонлы эшләр төшенчәсе бар дип ишеттем. Эшкә урнашканда үзеңне алданмас өчен бу турыда күбрәк беләсе иде.

Сезонлы эшкә урнашамСезонлы эшкә урнашам
Сезонлы эшкә урнашам
– Әйе, Хезмәт кодексында сезонлы мәшгульлек дигән төшенчә бар, әмма бу хакта бик азлар гына белә һәм бу эш бирүчеләргә кыска вакытка хезмәт килешүе төзүдән баш тартырга мөмкинлек бирә. Климат һәм башка табигый шартлар нәтиҗәсендә, кагыйдә буларак, алты айдан артмаган билгеле бер чорда башкарылучы эшләр сезонлы дип санала (бу Русия Хезмәт кодексының 293 мәддәсендә язылган). Болар – авыл хуҗалыгы, кыр экспедицияләре эшләре, кыйммәтле ташлар һәм металлар табу, агач хәзерләү, сөт, ит, җиләк-җимеш консервлары җитештерү, балык тоту һәм башкалар.
 
Эшнең сезонлы характеры турындагы шарт хезмәт килешүендә күрсәтелергә тиеш. Хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату датасы күрсәтелмәскә дә мөмкин. Бу очракта эштән җибәрү өчен анык сезон тәмамлану факты нигез булып тора. Сезонлы эшләрдә эшләүче хезмәткәрләргә һәр ай өчен ике эш көне исәбеннән түләүле отпуск бирелә. Әмма, кагыйдә буларак, сезонлы хезмәткәрләр эштән киткәндә файдаланылмаган ял көннәре өчен акчалата компенсация ала. Сезонлы хезмәткәрләрнең “больничный” кәгазьләре гомум тәртиптә түләнә. Әмма кайбер үзенчәлекләр дә бар. Алты айдан да кимрәк вакытка килешү төзелгән хезмәткәргә пособие 75 көннән дә артык булмаган эшкә яраксызлык өчен түләнә. “Больничный” эштән китүгә киртә булып тормый, чөнки килешү эш бирүче башлангычы буенча туктатылмый. Ләкин пособие эшкә яраксызлыкның бөтен чоры өчен түләнергә тиеш.
 
Ашыгыч хезмәт килешүе буенча эшләү, әлбәттә, хезмәт стажына кертелә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас