Гамәлдәге законнар нигезендә транспорт чарасы хуҗасы булып Дәүләт автоинспекциясе органнарында теркәлгән кеше, аны башка затлар куллануга карамастан, транспорт салымын түләүче дип таныла.
Транспорт салымын исәпләүне туктату өчен нигез булып транспорт чарасын элекке хуҗасы учетыннан төшерү турындагы, яисә Дәүләт автоинспекциясе органнарында яңа хуҗасы учетка кую турындагы белешмәләр тора.
Транспорт чараларын исәпкә кую һәм исәптән төшерү турындагы мәгълүматлар Дәүләт автоинспекциясе органнары тарафыннан салым органнарына 10 көн эчендә автомат рәвештә тапшырыла.
Транспорт чарасы турында актуаль белешмәләрне :
- Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында";
- «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында тикшерергә мөмкин.
Әгәр 10 көн узгач транспорт чарасын учеттан төшерү турындагы белешмәләр шәхси кабинетта күрсәтелмәсә, салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шул ук вакытта шуны белү мөһим: салымны исәпләү чоры да учеттан төшерү датасына бәйле.
Сораулар калдымы? Русия Федераль салым хезмәтенең элемтә үзәгенә 8-800-222-2222 яисә Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең кайнар линиясенә 8-347-215-10-70 (доб.55-55) шалтыратыгыз.
Чит кеше автомобиле өчен салым түләмәгез-вакытында учеттан төшерегез!