+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Үсмер кайларда эшли ала?

– Минем улым тугызынчы сыйныфны тәмамлады һәм җәйге каникулда бераз акча эшләргә тели. 16 яшьлек үсмергә кайдан эш эзләргә? Аңа нәрсәләр ярый, ә нәрсәләр ярамый?

Үсмер кайларда эшли ала?Үсмер кайларда эшли ала?
Үсмер кайларда эшли ала?
─ 16 яшьтән кеше чикләүләрсез эшли ала. 14 яшьтән бу укудан буш вакытта, җиңел хезмәт шартлары булганда һәм ата-аналарның берсенең (законлы вәкиленең яки опека органының) язма ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.
 
Әмма искәрмә бар: 15 яшендә үсмер 9 сыйныфны тәмамлаган яки кичке мәктәптә, техникумда, колледжда укый икән, әти-әнисенең ризалыгы кирәкми.
14 яшькә кадәр балаларга бары тик иҗади эшчәнлек кенә рөхсәт ителә — театрда, кинода, спортта. Шул ук вакытта килешүне ата-анасы яки опекуны имзалый.
Балигъ булмаганнарга зарарлы һәм хәвефле хезмәт шартлары, сынау срогы, эштән тыш һәм төнге сменалар, ял һәм бәйрәмнәрдә эшләү, командировкалар белән, шулай ук тулы матди җаваплылык турында килешү буенча эшләү тыела. Үсмерләр өчен медицина тикшерүе мәҗбүри һәм эш бирүче тарафыннан түләнә.
 
Уку елы вакытында 14-16 яшьлек үсмерләр атнасына ─– 12, 16-18 яшьлекләр 17,5 сәгатькә кадәр эшли ала. Каникулларда рөхсәт ителгән эш вакыты арта: 14-16 яшьтә атнасына ─– 24, 16-18 яшьтә 35 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин.
 
18 яшькә кадәр урнашырга ярамый торган эшләр исемлеге бар, болар — зарарлы яки хәвефле хезмәт шартлары булган, җир асты, шулай ук балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган эш төрләре.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас