+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Нинди җаваплылык каралган?

– Әгәр дә машина парковкада торса һәм двигатель эшләмәсә, үз автомобилеңдә алкоголь кулланырга мөмкинме?

Нинди җаваплылык каралган?Нинди җаваплылык каралган?
Нинди җаваплылык каралган?
– Машинада исерек хәлдә булу тыелмаган. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү генә җаваплылыкка тарттыру өчен нигез булып тора. Иң мөһиме – машина урыныннан кузгалмаска тиеш.

─ Җәмәгать урынында алкоголь эчкән өчен нәрсәләр яный?  
 
– Монда сүз административ җаваплылык турында бара. Штраф 500 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә. Шунысы мөһим: тыю бөтен урында да гамәлдә түгел. Балалар һәм мәгариф учреждениеләрендә, дәваханәләрдә, спорт объектларында, транспортта, вокзалларда, паркларда, ихаталарда, подъездларда эчәргә ярамый. Шул ук вакытта алкоголь сатучы кафе яки ресторанда эчүне закон тыймый.

─ Әгәр дә кеше җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда булып, башкаларның абруен кимсетә икән, бу җинаятькә керәме? 
 
– Бу Русия Административ хокук бозулар турында кодексының 20.21 маддәсенә карый. Шундый ук җәза билгеләнә – 500-1500 сум штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу. Һәр исерү очрагы да хокук бозуга керми. Сүз нәкъ менә шундый халәттә булып, тирә-яктагыларга комачаулау турында бара.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас