+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Ачкычны югалттым...

— Күптән түгел шундый хәлгә юлыктым: фатирым янына килеп, кесәмнән ачкыч эзлим, ә ул юк. Гаилә бакчада, шәһәрдә мин берүзем, бүтән беркемдә дә ачкыч юк. Нәрсә эшләргә? Ниндидер могҗиза белән аны подъезд янындагы газоннан таптым: телефонны алганда төшеп калгандыр, күрәсең. Ә табылмаса нишләргә?

Ачкычны югалттым...Ачкычны югалттым...
Ачкычны югалттым...
─ Мондый хәлләр, чыннан да, очрый. Әгәр ниндидер сәбәп белән сез үз өегезгә керә алмыйсыз икән – ачкычларны югалттыгызмы, яки йозак ватылганмы, белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
 
Шунысы мөһим: ишекне ачканда, һичшиксез, сезнең фатирда булырга хакыгыз барлыгын расларга кирәк булачак. Моның өчен пропискалы паспорт, торакка документлар яки ЕГРНнан онлайн-өземтә күрсәтергә кирәк булачак – мондый өземтәне “Дәүләт хезмәтләре” яки телефон аша алып була. Әгәр сез фатирны арендалыйсыз икән, аренда килешүен күрсәтергә мөмкин.
 
Кая мөрәҗәгать итәргә? Көндез үзеңнең идарәче компаниядән слесарь чакыртырга мөмкин, телефон номерлары подъездда булырга тиеш. Хезмәт түләүле булачак, һәм, йозакны ачканнан соң, аны алмаштырырга туры киләчәк.
 
Шулай ук, йозакларны ачу буенча махсус хезмәтләр дә бар. Кагыйдә буларак, мондый хезмәтләр тиз килә һәм тәүлек әйләнәсенә эшли. Аларны Интернетта табарга һәм бер уңайдан компания турындагы бәяләмәләрне карарга мөмкин, ә тикшерелгән останы танышлар тәкъдим итсә, тагын да яхшырак. Хезмәтнең бәясе йозак төренә бәйле булачак.
 
Өченче вариант ─– МЧС. Коткаручыларга, әгәр хәл куркыныч һәм кичекмәстән нидер эшләргә кирәк булса, мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, фатирда кечкенә бала калган яки электр приборлары кабызылган булса.
 
Һәрхәлдә, ишекне ачканнан соң йозакны алмаштыру хәерле.
 
Фото: башинформ.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас