+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Туксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән

Сары мәтрүшкә - август башына кадәр җыярга яраган үләннәрнең берсе.

Туксан тугыз авыруны дәвалаучы үләнТуксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән
Туксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән


Халык табиблары: “Сары мәтрүшкә туксан тугыз авыруны дәвалаучы үлән", - ди.
Бу үсемлек халык медицинасында киң таралган, бик күптәннән инде аны кан туктатучы һәм ялкынсынуга каршы дару буларак кулланганнар. Сары мәтрүшкәне яраларны, язваларны, озак ятып чиләнүләрне, аллергияне дәвалаганда файдаланганнар.

Сары мәтрүшкәне йорт тирәсе участогында уңышлы үстерергә була. Чәчүлек материалны кыргый үсемлекләрдән җыялар.

Орлыкларны көз көне яки яз башында чәчәләр. Аларны өскә генә, туфракка күмдермичә чәчәләр.

Үләнне беренче тапкыр чәчәк ату башлану фазасында җыялар. Җыелган үләнне буш кына учмаларга бәйлиләр һәм җилләтелә торган чормаларга элеп куялар.


Сары мәтрүшкә чималын коры урыннарда пакет, төргәкләрдә, тартмаларда, ә туралганнарын капчыкларда 3 ел буе саклыйлар.

Фото: Зөһрә Исламова
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас