+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырмыскалардан ничек котылырга?

Моның өчен кыйммәтле химикат кирәк түгел

Кырмыскалардан ничек котылырга?Кырмыскалардан ничек котылырга?
Кырмыскалардан ничек котылырга?


Кырмыскалар җәйге чорда бакчачылар өчен зур проблемага әверелә. Бу бөҗәкләр үсемлекләргә турыдан-туры зыян китермәсә дә, җиләк-җимеш бакчаларында бик күп уңайсызлык тудыра. Төп куркыныч шунда ки, кырмыскалар территория буйлап бет тарата һәм аның татлы бүлендекләре белән туклана. Бет — бик күп төрле үсемлекләрне һәлак итәргә сәләтле корткыч. Әлбәттә, корткычлардан котылу өчен базарда нинди генә химик инсектицидлар тәкъдим итмиләр. Ләкин аларны куллану тирә-як мохиткә, балалар һәм йорт хайваннары өчен җитди куркыныч тудыра. Дөрес, дачниклар тарафыннан сыналган хәвефсез саналганнары да бар. Әйтик, “BROS”, “BEST”, “Aeroxon”, “Раптор гранулы” һәм “ФАС дубль” кебек химик препаратлар чыннан да кырмыскалар популяциясен берничә көн эчендә юк итәргә сәләтле. Әмма бу чараларның агулы компонентлары туфракны һәм суны пычрата, ябык биналарда кулланганда куркыныч тудыра. Бигрәк тә кечкенә балалар булган, йорт хайваннары яки кошлар яшәгән урыннарда
пестицидлар куллану хәвефле. Җирне органик эшкәртү тарафдарлары күптән инде синтетик инсектицидлардан баш тартып, табигый репеллентларга өстенлек бирә. Алар кулланган табигый ысуллар кеше сәламәтлегенә зыян китермичә, бөҗәкләр белән көрәшүдә ышанычлы алым булып тора.
Гәзит укучылар игътибарына шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Беренче ысул: вакланган дарчин

Дарчинның (корица) үзенчәлекле көчле исен кырмыскалар яратмый. Аның көрән порошогы белән эшкәртелгән урыннарны бөҗәкләр читләтеп үтәргә тырыша. Бу ысулның өстенлеге – ул ачык һавада да, шулай ук җәйге кухняда, верандада яки йокы бүлмәсендә куллану өчен дә хәвефсез.
Аннан эшләнгән порошокны кырмыскалар җыела торган урыннарга һәм аларның юлларына сибәргә кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар билгеләп үтүенчә, эшкәрткәннән соң берничә сәгатьтән кырмыскалар әлеге урыннан актив рәвештә китә башлый. Икенче көнгә аларның эзе дә калмый. Әлеге ысулның бердәнбер кимчелеге – бөҗәкләрнең участокның башка почмакларына күчеп китүе ихтимал. Шуңа күрә дарчин белән эшкәртүне даими кабатларга һәм кырмыскаларның яңа яшәү урыннарын күзәтеп торырга туры киләчәк.

Икенче ысул: корвалол эремәсен куллану

Корвалол препаратының компонентлары (бөтнек эфир мае, a-бромизовалериан кислотасының этил эфиры һәм фенобарбитал) ачык репеллент үзлекләргә ия. Эремә куллану кырмыскаларны, яшәү өчен уңайлырак шартлар эзләп, кеше якын яшәгән урыннарны ташлап китәргә мәҗбүр итә. Корвалол катнашмасын куллану кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләр өчен хәвефсез, туфракта туп­ланмый һәм чикләүләрсез кулланыла ала.

Игътибар! Иң мөһиме – бу табигый репеллентларны даими куллану учас­токта кырмыскаларның популяциясен токсик нәтиҗәләрсез контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Әлеге бөҗәкләргә каршы эремә әзерләү өчен өч литр су, чәй калагы корвалол, чәй калагы шикәр һәм аш кашыгы серкә кислотасы кирәк булачак. Аларны савытка салганнан соң, барлык компонентлар да бергә яхшылап болгатыла. Әзер сыекчаны бакча үсентеләрен эшкәртүдә кулланылучы сиптергечкә салып, кырмыскалар булган барлык урыннарны эшкәртәләр. Бөҗәкләр актив хәрәкәт итә торган урыннарга – гадәттә, агач кәүсәләренә, яфрак астындагы бетләргә, шулай ук теплицалардагы һәм түтәлләрдәге культураларга аерым игътибар бирергә кирәк. Эшкәртү мәйданы никадәр зуррак булса, кырмыска күче дә шулкадәр ераграк китәчәк. Кырмыскаларны территориядән читкә чыгару өчен газоннарны, бакча юлларын, биналарның эчке бүлмәләрен, кыскасы, барлык алар булырдай зоналарны җентекләп эшкәртергә киңәш ителә.
Әлеге ике ысул да аз чыгымлы, хәвефсезлеге һәм нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Корица һәм корвалол гаилә сәламәтлеге һәм тирә-як мохит өчен куркыныч тудырмый, кыйммәтле химик препаратларга ышанычлы альтернатива булып тора.

Али Сәйфуллин әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас