+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шалканнан тәмле һәм файдалы салат

Шалканда каротин, А, В1, В2, В5, В6, В9 (фолий кислотасы), К, С и РР витаминнары, калий тозлары, магний, кальций, фосфор, тимер һәм башка файдалы элементлар күп.

Шалканнан тәмле һәм файдалы салатШалканнан тәмле һәм файдалы салат
Шалканнан тәмле һәм файдалы салат


Ингредиентлар:
Шалкан — 300 г
Кишер — 1 данә (90-100 г)
Алма — 2 данә (500 г)
Йөзем - 50 г
Үсемлек мае - 40 г
Лимон согы, тоз, борыч
Иң элек кипкән йөземне кайнар суда 10–15 минут тотыгыз. Шалкан белән кишерне чистартыгыз, угыч аша чыгарыгыз яки йока итеп турагыз. Алманы кисәкләргә турагыз, лимон суы сибегез. Шалкан, кишер, алма һәм йөземне зур савытка кушыгыз, май, тоз, борыч өстәгез.

Тәмле дә, файдалы да салат әзер.

Фото: food.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас