+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Тыеп кына җиңеп булмаячак

Балага телефоннан “аерылырга” ничек ярдәм итәргә?

Тыеп кына җиңеп булмаячакТыеп кына җиңеп булмаячак
Тыеп кына җиңеп булмаячак
Телефоннар, планшетлар, ноутбуклар белән артык мавыгу бәйлелеккә китерергә мөмкин. Балаларны моннан ничек сакларга? Бу сорауга Республика клиник психотерапия үзәге белгечләре җавап бирә.

Ата-ананың көзгесе ул

Шуны аңлау мөһим, гаджетларга бәйлелек — ул “начар гадәт” түгел, ә баланың эчке уңайсызлык кичерүе турында сигнал. Ул виртуаль дөньяга кереп китә, чөнки аңлау тоймый, әти-әнисен сагына, яки хис-кичерешләрен җиңә белми. Өлкән кешенең бурычы – тыю гына түгел, бу эчке таләпне ишетү.
Әгәр дә сез үзегез телефонда сәгатьләр буе утырасыз, бала белән сөйләшмисез, аңа кызыклы уртак шөгыльләр тәкъдим итмисез икән, бернинди тыюлар да ярдәм итмәячәк. Үзегездән башлагыз.

Кайчан борчыла башларга нигез бар?

Балалар телефонда уеннар уйнап, мультиклар карап вакыт уздырырга ярата. Бу – нормаль күренеш. Әмма түбәндәге билгеләр барлыкка килсә, ата-аналарга сагаерга кирәк:
– Бала һәр буш минутын гаджет белән үткәрә һәм хәтта кыска гына вакытка да экраннан аерыла алмый.
– Телефонны куюны сораганда, ачулану, агрессия яки истерика белән җавап бирә.
– Бала яшьтәшләре белән уйнауга һәм җанлы аралашуга караганда экранга өстенлек бирә.
– Аның йокысы начарая, артык арыганлык, укуында кыенлыклар барлыкка килә.
– Телефонда утыру өчен ул гигиенаны, ашау-эчүне, саф һавада йөрүне оныта.
– Көн режимы бозыла: бала соң ята, иртән көчкә тора.

Бу – мөһим!

Әгәр экран вакытын чикләү омтылышлары балада кискен стресс, агрессия тудыра икән, бу белгечкә (психологка яки нейропсихологка) мөрәҗәгать итү өчен сәбәп.

Ничек дөрес итеп сөйләшергә?

Ата-аналарның төп хатасы – гаджетларның зыяны турында өлкәннәр телендә сөйләү: “бу күзне боза”, “сколиоз булачак”, “син наданга әйләнәсең”. Бала өчен бу абстракт куркыныч. Аның үз тойгылары телендә сөйләшегез.
Мәсәлән, җиде яшьлек балага телефонда ни өчен озак уйнарга ярамавын аңлатыр өчен әкият, чагыштырулар, уен кулланыгыз: “Күз алдыңа китер: синең күзләрең ике фонарь. Әгәр фонарь бертуктаусыз ике сәгать яктыртса, аның батарейкасы утыра һәм ул тонык кына яктырта башлый. Синең күзләрең һәрвакыт якты булсын һәм әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне ачык күрсен өчен, аларга ял итәргә – еракка, агачларга һәм болытларга карарга кирәк”. Яки, мәсәлән, бала телефонсыз аңа күңелсез, дип зарлана. Болай җавап бирегез: “Күңелсезлек тә – файдалы! Нәкъ менә күңелсез булганда, синең баш миең уеннарны үзе уйлап таба башлый. Хәтерлисеңме урындыклардан йорт төзегәнеңне? Бу – синең баш миеңнең фантазияне эшкә кушуы. Әгәр без һәрвакыт аңа телефоннан әзер рәсемнәр бирәбез икән, ул ялкаулана һәм үзе нәрсәдер уйлап чыгармый башлый”.
Һәрбер “җанлы” гамәле өчен балагызны мактагыз: “Телефонсыз, нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен үзең уйлап табуың нинди яхшы!”
Тугызынчы сыйныф укучыларына әкиятләр инде үтми. Үсмерләргә нәтиҗәлелек, тизлек һәм шәхси файда мөһим. Гаджетларның вакытны һәм энергияне урлавы турында сөйләгез. “Күпме уйнарга кирәклеген мин үзем хәл итәм” дигән сүзләргә болай дип җавап бирергә мөмкин: “Әйе, бу синең хокукың. Әмма әйдә санап карыйк: әгәр син телефонда көн саен өч сәгать утырасың икән, бу – атнага 21 сәгать, бер тәүлек диярлек! Бу вакыт эчендә скейтта шуарга өйрәнергә яки инглиз теленең беренче дәрәҗәсен үзләштерергә мөмкин булыр иде. Телефон – ул ял, ә төп эш түгел. Синең вакытың чикләнгән, һәм без, син бу көнне файдалы үткәрсен өчен, экранны чиклибез”.
Өлкән сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә, аларның баш мие артык күп мәгълүмат белән тулган. Аларга фактлар һәм аларның өлкәнлеген хөрмәтләү кирәк. Бала укудан арыганын һәм телефон белән ял итәргә теләвен әйтә ала. Сезнең җавабыгыз: “Бу – ял иллюзиясе генә. Чынлыкта исә телефон баш миен тагын да ныграк тутыра: видео, уеннар һәм хәбәрләр арасында даими күчеп йөрү. Чын ял – эшчәнлек төрен алмаштыру: саф һавада йөреп кайту, йокы, физик эш. Экранга текәлеп утыру – ял итү түгел, бу баш мие өчен тагын бер эш. 15 минут телефон карауны 15 минутлык йөреп керүгә алмаштырып кара – чын аерманы тоярсың”.

Альтернатива тәкъдим итегез

Ата-аналарга балага реаль дөньяның виртуальдән күпкә кызыклырак булуын исбатлау мөһим. Әйе, моның өчен үзеңә диваннан торып, күзләреңне ачарга кирәк. Бала белән ешрак йөрегез, сәяхәт итегез, хәтта шәһәрнең икенче башына автобуста паркка бару да көчле тәэссоратлар калдырырга мөмкин. Өстәл уеннары, конструкторлар тәкъдим итегез. Бөтен гаиләгез белән кичке ашка җыелыгыз, өстәл артыннан торып китәргә ашыкмагыз, сөйләшегез, көн буена ниләр булганы турында фикер алышыгыз. Гаджетсыз вакыт өчен баланы мактагыз. Аның иҗат белән шөгыльләнгән, уйнаган, экрансыз аралашкан вакытларын билгеләп үтегез һәм хуплагыз. Гаджетны тынычландыру чарасы яки бүләк буларак кулланмагыз, бу дөрес булмаган эмоциональ бәйләнеш формалаштыра.

Санлы гигиена кагыйдәләре

1. “20-20-20” кагыйдәсе
Экран артында үткәргән һәр 20 минут саен 20 секундка 6 метр ераклыктагы теләсә кайсы объектка карашны юнәлтергә кирәк. Бу күзгә йөкләнешне киметергә ярдәм итә.
2. Экрансыз сәгать
Гаджетларны йокларга ятарга бер-ике сәгать кала тулысынча сүндерегез, яки алып куегыз. Экраннарның зәңгәр яктысы мелатонин эшләп чыгаруны тоткарлый һәм йокыга китүне авырлаштыра.
3. Гаджетсыз зоналар
Җайланмаларны аш өстәле артында һәм йокы бүлмәсендә куллануны тыегыз. Бу урыннар экраннар белән түгел, ә ашау, аралашу һәм ял белән ассоциацияләнергә тиеш.
4. Белдерүләрне сүндерү
Телефонны даими тикшерүне киметү өчен кушымталарда икенчел push-хәбәрнамәләрне сүндерегез.
5. Чикләү функцияләреннән файдаланыгыз
Смартфонда кушымталарда эшләү вакытын чикләү функцияләрен көйләгез (мәсәлән, iOSта – “Экран вакыты”, Androidта – “Санлы хәвефсезлек”).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас