+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Техниканы кире тапшырырга иде...

– Көнкүреш техникасы сатып алган идек. Җи­тешсезлекләре юк, әмма ул безгә туры килмәде. Аны кире тапшырырга мөмкинме?

Техниканы кире тапшырырга иде...Техниканы кире тапшырырга иде...
Техниканы кире тапшырырга иде...
– Төзек көнкүреш приборын зурлыгы, дизайны, функцияләре туры килмәү аркасында гына кире кайтарырга ярамый. Техниканың күп төрләре өчен махсус чикләү гамәлдә: әгәр товар сыйфатлы һәм яхшы эшли икән, сатучы аны алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тартырга хокуклы.
 
Товарны тапшырганнан соң беренче көннәрдә сатып алучы таләпләрнең киңрәк исемлеген белдерә ала, шул исәптән моңа акчаны кире кайтару яки алмаштыру да керә. Соңрак техниканы кире кайтару катлаулырак: җитди нигезләр кирәк, мәсәлән, дефект, озакка сузылган ремонт яки кабат ватылу нәтиҗәсендә җайланмадан файдалану мөмкин булмау.
 
Чекны, гарантия документларын, сервис үзәге актларын саклагыз һәм сатучыга һәр мөрәҗәгатьне теркәп барыгыз.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас