+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Карлыганнан - мармелад!

Шәп булырга охшаган!

Карлыганнан - мармелад!Карлыганнан - мармелад!
Карлыганнан - мармелад!

Кара карлыган уңды быел! Әйдәгез, аннан мармелад ясап карыйк!.

Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. Әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15–20 минут кайнатыгыз.

Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез. 60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 килограмм карлыганга 300 грамм шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.

Эше күп... Нәтиҗәсе шәп булырга охшаган.

Фото: автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас