+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
1 Августа , 12:30

Эшкуарларны ничек авызлыкларга?

– Инде берничә тапкыр шундый хәл белән очрашам, килешүләргә карамастан, сиңа закон буенча тиешле һәм син инде түләгән товарны эзләп алырга туры килә. Клиентларны оятсыз рәвештә алдаган намуссыз эшкуарларны ничек авызлыкларга? Мондый практика бигрәк тә интернет-мәйданчыкларда таралган.

Эшкуарларны ничек авызлыкларга?Эшкуарларны ничек авызлыкларга?
Эшкуарларны ничек авызлыкларга?
– Мисал итеп күптән түгел булган очракны китерергә мөмкин. Уфада яшәүче хатын-кыз интернет-кибеттән шкаф сатып алган һәм сатучы белән товар китерүгә килешү төзегән. Сатып алучы үзенә шкаф алып килүләрен озак көткән, тәэмин итүче заказны үтәү вакытын даими күчереп торган. Ә аннары аны үтәүдән бөтенләй баш тарткан һәм клиентка акчаны кайтарган.
 
Ханым “Роспотребнадзор” идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән, белгечләр аңа дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документлар әзерләргә ярдәм иткән. Уфаның Ленин районы суды дәгъваны канәгатьләндергән һәм интернет-сәүдә мәйданчыгыннан 212,5 мең сумлык штраф һәм зыян компенсациясен түләттерү турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд органы тәэмин итүчене дәгъвачыга шкафны китерергә мәҗбүр иткән.
 
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 28 мәддәсе нигезендә, срокны бозган өчен башкаручы заказ яисә эш этабы бәясеннән өч процент күләмендә түли. “Неустойка”ның гомум суммасы заказның яки этапның үз бәясеннән артмаска тиеш.
 
Шул рәвешле, әгәр мондый хәлгә юлыксагыз, “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать итегез. Белгечләр 8 800-77-50-170 “кайнар элемтә” телефоны буенча консультатив ярдәм күрсәтәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас