+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 Августа , 08:10

Ни өчен һәрвакыт йокы килә?

Балачакта безнең күбебез көндезге йокыны яратмый идек. Хәзер исә күпләр эш көне уртасында черем итеп алуга каршы түгел. Һәрвакыт йокы килү авырулар симптомы булырга мөмкин, шуңа күрә үз тормыш рәвешегез турында уйланырга кирәк.

Ни өчен һәрвакыт йокы килә?Ни өчен һәрвакыт йокы килә?
Ни өчен һәрвакыт йокы килә?
Иң әүвәл йокы сыйфатын кайгыртырга кирәк. Төнлә 7–10 сәгать йоклау норма булып санала. Йокыны яхшырту өчен экспертлар ятырга өч сәгать кала ашамаска, ә йокларга 30 минут кала гаджетлардан файдаланмаска киңәш итә.

Йокы килүнең сәбәбе — дөрес булмаган туклану. Организм энергияне азыктан ала, шуңа күрә ашауны калдыру эшкә сәләткә һәм игътибарга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, организм төрле туклыклы матдәләр һәм витаминнар алырга тиеш, шуңа күрә аеруча йокысы килә торган кешеләргә экспертлар рационны төрләндерергә киңәш итә.

Шикәрне артык куллану йокы килүнең тагын бер сәбәбе булырга мөмкин. Баллы ризык кулланганнан соң канда глюкоза дәрәҗәсе тиз күтәрелә, кеше үзен вакытлыча көчлерәк хис итәргә мөмкин. Организм шикәргә җавап итеп инсулин бүлеп чыгара, ул глюкозаның каннан күзәнәкләргә күчүенә ярдәм итә.

Ашау һәм йокы режимы белән барысы да яхшы булса да, йокы һаман да басмаса, табибка мөрәҗәгать итү яхшырак.

Фото: рixabay. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас