+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Августа , 16:35

Фатир сатучы исәптә торса...

Фатир сатучы исәптә торса...Фатир сатучы исәптә торса...
Фатир сатучы исәптә торса...

– Уфада фатир сатып алырга телим, әмма бу фатирны сатучы Психоневрология диспансерында исәптә тора. Исәпкә күптән куйганнар һәм хәзер диагноз актуаль түгел, фатир сатучының нинди дә булса тайпылышлары юк, диләр. Килешүгә алар психиатрны чакырырга вәгъдә итә. Бу фатирны сатып алу дөрес булыр микән?

─ Әгәр фатир сатучы Психоневрология диспансерында исәптә тора икән, мондый килешү төзү турында җитди уйланырга кирәк. ПНДда сезгә сатучының эшкә сәләтле булуы турында белешмә бирергә мөмкиннәр. Әмма сезгә аның реаль психик халәте турында беркем дә хәбәр итмәячәк, алай гына да түгел, аларның авыруның әлеге халәте турында белешмәләре булмаска да мөмкин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас