

Косметологиядә алар – пилинг һәм тирене агартучы процедуралар. Тирене сентябрьдән мартка кадәр агартырга мөмкин, битне кышын чистарту яхшырак. Җәен шулай ук папиллома, миңнәрне алдырырга киңәш ителми. Кояш көчле булганга, алынган миң урынында пигментлы таплар калырга мөмкин. Маскалар ясаганда да саграк булыгыз. Лимон, кыяр, бакча җиләге бит тиресен агарта, шунлыктан мондый маскадан соң бер-ике көн кояштан сакланыгыз, югыйсә, биткә таплар чыгачак.
Урамга чыгар алдыннан биткә кояштан саклаучы лосьон яки крем сөртергә гадәтләнегез. Кремның саклау үзлеге 6 сәгатьтән артмый, шуннан соң аны кабат сөртергә кирәк. Урамга чыгар алдыннан биткә кершән сөртергә мөмкин. Кояштан саклаучы күзлек киегез. Көн саен битне әчегән сөт яки катык белән юарга киңәш итәбез. С һәм Р витаминнарына бай яшелчәләр ашарга тырышыгыз.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102