+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Августа , 09:48

Мәктәп формасын кибеткә тапшырып буламы?

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре әти-әниләргә балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирде.

Мәктәп формасын кибеткә тапшырып буламы?Мәктәп формасын кибеткә тапшырып буламы?
Мәктәп формасын кибеткә тапшырып буламы?

Ведомствода форма һәм мәктәп кирәк-яракларын кибеткә кире кайтару үзенчәлекләрен аңлаттылар. Хәзер әти-әниләр балаларын 1 сентябрьгә алдан әзерли, мәктәп формасы, дәреслекләр һәм канцелярияне җәй башында ук сатып ала.

Ләкин, кием-салым һәм аяк киеме сатып алганда, баланың әле үсәчәген истә тотарга кирәк. Баланың буе җәй буена 5 сантиметрга кадәр үсә ала, аягы да  шулкадәр үк үсәргә мөмкин. Барлык ярлыкларны һәм этикеткаларны саклап та, 14 көн узгач, мәктәп формасын, аяк киемен кибеткә кайтарып булмаячак, дип искә төшерә “Роспотребнадзор” белгечләре.

Периодик булмаган басмалар (дәреслекләр, комплекттагы дәфтәрләр, нота дәфтәрләре һ.б.) кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел.

Әгәр мәктәп кирәк-яракларында дефект табылса, кулланучы шундый ук товарга алыштырырга яисә акчаны кире кайтарырга хокуклы. 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас