

Хәвефсезлек каешының эләктерелгән булуы юл-транспорт һәлакәте вакытында имгәнүне уртача ике тапкыр киметә. Бу — бигрәк тә машинаның арткы утыргычында утыручы пассажирлар өчен мөһим.
Травматолог-ортопед, Русия артроскопия җәмгыяте әгъзасы Максим Королев билгеләп үтүенчә, хәвефсезлек каешы авария вакытында пассажирның машинаның алгы тәрәзәсеннән чыгып очуын булдырмый, бу – өстәмә җәрәхәтләр алу ихтималын киметә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102