+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 Августа , 05:00

Комиссиясез ничек түләргә?

─ Ни өчен банк мин чүп чыгару өчен түләгәндә комиссия ала?

Комиссиясез ничек түләргә?Комиссиясез ничек түләргә?
Комиссиясез ничек түләргә?
─ Чынлыкта, комиссияне бер генә як түли: я сез, я төбәк операторы. Һәм монда барысы да чүп-чар чыгарган өчен ничек түләвегезгә бәйле. Русия Хөкүмәтенең 1164нче карары бар. Анда ачык итеп әйтелә: төбәк операторы чыгымнарына банк комиссияләрен салырга ярамый. Кулланучы ике тапкыр — күрсәтелгән хезмәт һәм аңа түләү өчен түләргә тиеш түгел. Гадел яңгырый, ләкин нечкәлекләре бар.
 
Әгәр сез “Сбербанк Онлайн”, ЕРКЦ мобиль кушымтасы, яки автоплатеж аша түлисез икән, комиссияне “Спецавтохозяйство” предприятиесе исәбеннән тотып калалар. Шуңа күрә сезнең өчен түләү комиссиясез уза. Бу схема эшли, чөнки төбәк операторының банк белән турыдан-туры килешүе бар.
Әгәр сез үз-үзегезгә хезмәт күрсәтү терминалы аша, яки түләү агенты кассасында (мәсәлән, “Почта Банк”, элемтә салоннары) түлисез икән, монда сездән комиссия алалар. Чөнки бу оешмалар ─ банклар түгел, ә арадашчылар. Аларга 1164нче таләп кагылмый. Чектагы сумма квитанциядәгегә караганда күбрәк булачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас