+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
22 Августа , 03:05

Банкалар стерильләштерәбез!

Банкаларны парда, газ мичендә стерильләштереп була. Моның тагын да җайлы ысулы бар әле — микродулкынлы мичтә! Хуҗабикәләрнең алтынга тиң вакытын саклап калырга ярдәм итә бу могҗиза-мич.

Банкалар стерильләштерәбез!Банкалар стерильләштерәбез!
Банкалар стерильләштерәбез!

Түбәндәгечә эш итсәгез, эш тә тиз барыр, кайнатмаларыгыз да яхшы сакланыр.

1. Яхшылап юылган банкаларга 1 сантиметр чамасы су салыгыз һәм мичкә куегыз.
2. Мичне 700-800 Вт режимына көйләгез.
3. Таймерны 3-5 минутка куеп, эшләтеп җибәрегез.

Мондый ысул 500-1000 миллилитрлы банкалар өчен уңайлы. Ләкин анда 2-3 литрлы банкаларны да стерильләштереп була. Банкага бераз су салыгыз да мичкә яткырып куегыз.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас