+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
22 Августа , 18:40

Кояшта кызыныргамы?

Җәй ахырына якынлашса да, ялларын алып, җылы якларга юлланырга җыенучылар бардыр. Кояшта кызыныр алдыннан белгечләр киңәшләренә игътибар итегез.

Кояшта кызыныргамы?Кояшта кызыныргамы?
Кояшта кызыныргамы?

Бүген медицинаның кояшта кызынуга мөнәсәбәте кискен каршы, ләкин, шуңа карамастан, күпләр коңгырт төскә кереп янган тән артыннан кууны дәвам итә. Әйе, күп еллар кояшта янган тән матурлык билгесе булып саналды. Соңгы елларда гына аның тиредә яман шеш барлыкка килүгә, аеруча куркыныч меланомага сәбәпче булуы ачыкланды. Гади тел белән әйткәндә, сәламәт күзәнәк кояш астында төсен генә үзгәртә, әгәр зарарланган күзәнәк булса, ул яман шешкә әйләнә.

Аеруча ак тәнлеләр өчен хәвеф зур. Ләкин коңгырт тәнлеләрне дә хәвефсезлек төркеменә кертеп булмый. Аларда меланома сирәгрәк ачыклана, ләкин тән ак булмау сәбәпле, соңгы стадияләрдә генә беленә. Монысы аеруча куркыныч.

Хәзер нишләргә, кояшта бөтенләй кызынмаска, дисезме? Кояш ванналарының файдасы булуын да онытмаска кирәк. Шуңа медиклар киңәшләренә колак салыгыз.

Артык булмаган күләмдә кояш нурлары организм өчен файдалы. Кояштан алынган Д витамины ярдәмендә күп авыруларны дәваларга була. Кояш ванналарын хәвефсез алу өчен берничә кагыйдәне онытмаска кирәк:
Урамга 11-15 сәгатьләрдә, кояш активлыгы вакытында чыкмагыз.

Җил һәм болытларга алданып, эссе көнне урамда озак йөрмәгез. Алай да тән пешүләре алырга мөмкин.
Мамык тукымадан иркен киемнәр киегез, эшләпә, кояштан саклаучы күзлек һәм кремнар хакында онытмагыз.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас