+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
22 Августа , 14:41

Виноград яфраклары – дәва!

Виноград яфраклары гаять зур дәвалау көченә ия. Файдалы матдәләр исәбенә яфраклар тиренең туклануын тәэмин итә, күрү сәләтен яхшырта, иммунитетны күтәрә, сөякләрнең ныклыгын арттырырга һәм тромбозларны кисәтергә ярдәм итә. Алар терәк-хәрәкәт аппараты, нерв системасы, кан тамырлары һәм үпкә патологияләре авырулары булган кешеләргә шифалы.

Виноград яфраклары – дәва!Виноград яфраклары – дәва!
Виноград яфраклары – дәва!

Шунысын да әйтергә кирәк, виноград яфраклары канны яхшырта, алар канны сыеклый, ашказаны авыруларыннан ярдәм итә, организмны чистарта, матдәләр алмашын нормальләштерә, инсулинга каршы торучанлыкны, симерүне, шикәр диабетын профилактикалый, кан тамырларын ныгыта һәм гомум яшәрүгә китерә.Тик шуны истә тотыгыз: канны сыеклаучы препаратлар кабул иткән кешеләргә виноград яфракларын саклык белән кулланырга кирәк.

Виноград яфракларыннан ясалган чәй баш мие эшчәнлеген яхшыртачак. Яфракларны юарга, сөлге белән бераз киптерергә һәм 60 градус эсселектәге духовкага озатырга кирәк. Киптергәннән соң, чәйне вакланган килеш кәгазь пакетларда, калай яки пыяла банкаларда яисә киндер капчыкларда сакларга мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас