

Күптән түгел таможня хезмәтенең эше белән “эчтән” танышырга туры килде. Чит илдән минем исемгә килгән посылканы таможня “тоткарлаган”. Бу турыда искәртмә килгәч, Туймазы таможня постына барып, бик четерекле декларация процедурасын үтәргә туры килде. Таможняга төрле сораулар белән килә тордылар. Һәм мин гади халыкның бу хезмәтнең эшеннән хәбәрдар булмавын аңладым.
Таможня – ил чиге аша товарлар һәм транспорт чараларын үткәрүгә күзәтчелек итүче дәүләт органы. Аның төп бурычы – ил хәвефсезлеген һәм икътисади мәнфәгатьләрен саклау. Таможня документларны тикшерә, йөкләргә контрольлек итә, пошлина җыя һәм кагыйдә бозулар белән көрәшә.
Бүген халык төрле маркетплейслардан товар сатып ала. Чит илдән посылкалар кайтару белән бәйле кайбер нечкәлекләрне белеп бетермибез. Чыннан да, нәрсәгә заказ бирергә мөмкин, нәрсәгә юк, нинди чикләүләр бар, нәрсә ул конфискат?
Нәрсәне алдырырга мөмкин?
Шәхси куллану өчен кием-салым, көнкүреш техникасы, косметика, сувенирлар, китаплар, гаджетлар кайтарырга мөмкин. Ләкин мөһим чикләүләр һәм декларацияләү кагыйдәләре бар.
Декларацияләү кайчан таләп ителә?
Пошлина лимиты артканда. Бер посылканың бәясе 200 евродан, авырлыгы 31 килограммнан артмаска тиеш. Килгән товар бу лимитлардан артса, декларация тутырып, пошлина түләргә кирәк.
Мәдәни кыйммәтләр. Антиквариатны, сәнгать әсәрләрен, архив документларын кайтарганда декларация тутырырга кирәк. Эксперт нәтиҗәсе (мәсәлән, Мәдәният министрлыгыннан) таләп ителүе ихтимал, илгә кертелгән мәдәни кыйммәткә ия булган товарны төбәкнең Мәдәният министрлыгында теркәү кирәк.
Үсемлекләр һәм хайваннар. Йорт хайваннарын, “Кызыл китап”ка кергән үсемлекләрне алып кайту, яздырып алу өчен махсус сертификатлар (ветеринария, фитосанитария) кирәк.
Аерым категорияләр. Батареялар, powerbank кайтару өчен аерым кагыйдәләр бар. Шулай ук техника, көчле шифрлау яки навигация модульләре булган җайланмалар өчен өстәмә рөхсәт таләп ителә.
Коммерция партияләре. Посылкада бер үк төрле товарлар күп санда булса, таможня аны коммерция партиясе дип танып, тирәнрәк тикшерү таләп итә ала.
Акча һәм кыйммәтле кәгазьләр. 10 000 АКШ долларыннан артык акчаны, шулай ук кыйммәтле кәгазьләрне декларацияләү кирәк.
Тыела. Посылка белән чит илдән кайтару тыела: кораллар, снарядлар, шартлаткычлар, радиоактив, наркотик һәм психотроп, токсик һәм зыянлы матдәләр, рецептсыз йөрәк дарулары.
Практик киңәшләр
Таможня декларациясен тутырганда, товарны тулысынча сурәтләгез (исеме, үзенчәлекләре, маркасы). Тулы булмаган яки ялган мәгълүмат посылканың тоткарлануына яки кире озатылуына китерә ала.
Товар статусын тикшергез. Сез алырга теләгән товар тыелган категориягә керәме, аңа махсус документ таләп ителәме – заказ бирер алдыннан шулар турында алдан белешегез.
Үзгәрешләрне күзәтегез. Кагыйдәләр үзгәреп тора, шуңа күрә заказ бирер алдыннан Федераль таможня хезмәте сайтына кереп карагыз.
Нинди документлар кирәк?
Төп документ – таможня декларациясе. Анда товар турында мәгълүмат (атамасы, коды, саны, авырлыгы, кайдан килүе), таможня процедурасы, транспорт чарасы, декларант турында мәгълүмат һәм башкалар күрсәтелә.
* Контрагент белән килешүнең күчермәсе (өстәмә килешүләр һәм башка документлар белән бергә).
* Инвойс (счет-фактура) – товарның бәясе, тышкы күренеше, ул җитештерелгән урын, саны, түләү документлары (ведомостьлар, банктан выпискалары).
* Йөкне озатырга әзерләгән документ. Анда товарның авырлыгы, саны, адрес, реквизитлар күрсәтелә.
* Транспорт (йөк ташу) документлары. Транспортның төренә карап, алар түбәндәгеләр булырга мөмкин:
- тимер юл һәм авиация накладнойлары;
- ЦМР-накладнойлары (автомобильдә кайтарылучы йөкләр өчен);
- коносамент (диңгез транспортында кайтарылучы йөкләр өчен).
* Товарның характеристикасын раслаучы документлар: техник документлар, сызымнар, паспортлар, каталоглар, сынау протоколлары.
* Рөхсәт документлары (сертификатлар, лицензияләр). Алар кертү тыелган һәм чикләнгән товарлар өчен кирәк. Мәсәлән, корал, дарулар, спирт кертүгә лицензия; азык-төлек продуктлары өчен санитар-эпидемиологик бәяләмә; үсемлекләр һәм үсемлектән җитештерелгән продукция өчен фитосанитария сертификаты, ветеринария сертификаты.
* Товарларның чыгышы турында документлар. Мәсәлән, товарның чыгышы турында декларация яки СТ-1, “А” формасындагы сертификатлар һәм башкалар.
* Таможня түләүләре кертелгәнлеген яки аларның тәэмин ителгәнлеген раслаучы документлар (әгәр андыйлар булса). Бу түләү кәгазьләре, банк гарантияләре, поручительство, милек залогы булырга мөмкин.
* Ташламаларга хокукны раслаучы документлар (мәсәлән, вакытлыча кертүчеләр, качаклар, мәҗбүри күчеп килүчеләр һ.б. өчен).
* Декларацияне оешма җитәкчесе үзе түгел, ә аның вәкиле тапшырса, ышаныч кәгазе кирәк. Аны нотариуста раслау зарур.
* Физик берәмлекләр тарафыннан күчерелә торган товарлар өчен шәхесне раслаучы документлар, шулай ук балигъ булмаганнарны уллыкка алуны, опекунлык яки попечительлекне раслаучы документлар (әгәр товар аның исеменнән декларацияләнсә) таләп ителергә мөмкин.
* Мәет салынган табутны яки көл салынган урнаны күчергәндә, үлем турында таныклык, ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешма акты һ.б. кирәк.
Гомум таләпләр
Барлык документлар урыс телендә булырга тиеш. Алар чит телдә булса, расланган тәрҗемә кирәк.
Документларның оригиналы яки расланган күчермәләр булырга тиеш.
Кайбер документларның гамәлдә булу вакыты чикләнгән (мәсәлән, фитосанитария сертификаты, гадәттә, 14 көн гамәлдә була).
Шәхси куллану товарлары өчен үзенчәлекләр
Шәхси куллану товарларын декларацияләгәндә (мәсәлән, халыкара почтадан файдаланганда) түбәндәге документлар өстәлергә мөмкин:
шәхси куллану өчен транспорт чарасын идентификацияләү мөмкинлеге бирүче документлар;
шәхси куллану өчен транспорт чарасына хокукны раслаучы документлар.
Тоткарланса
Посылканы таможня тоткарласа, сезгә тиешле хәбәр киләчәк. Посылка почта бүлегенә җибәрелгән булса, хезмәткәрләр аның статусы турында хәбәр итә ала.
Әгәр дә инде посылка таможняда тоткарланса, сезнең йөк белән шөгыльләнүче таможняга мөрәҗәгать итегез һәм моның сәбәбен ачыклагыз. Өстәмә документлар яисә, тикшерү таләп ителергә, яки кагыйдә бозуга шикләнелү булырга мөмкин.
Әгәр таможня товарны конфискацияләү турында карар кабул итсә, аны административ яки суд тәртибендә шикаять итәргә мөмкин.
Декларациядә дөрес булмаган мәгълүмат яки кагыйдә бозуга омтылу өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тарттырылу ихтимал булуын истә тоту мөһим.
Хәбәр килсә
Әгәр таможнядан хәбәр алсагыз, кирәкле документларны җыегыз. Үзегез белән хәбәрнең үзен; паспорт һәм аның күчермәсен; ИНН һәм аның күчермәсен; инвойс (заказны раслау, мәсәлән, интернет-кибеттән күчермә); товар өчен түләүне раслаучы банк күчермәсен; өстәмә аңлатмалар кирәк булса, товарның фотосын яки тасвирламаларын алыгыз.
Таможня постына килергә. Аның адресы хәбәрдә күрсәтелә. Телефоннарын һәм эш графигын Федераль таможня хезмәтенең рәсми сайтында табарга мөмкин.
Рәсмиләштерү процедурасын узарга. Таможняда сезгә посылканың эчтәлеге, сатып алу максаты турында һәм башка сораулар бирергә мөмкиннәр. Бәлки, аңлатма кәгазе тутырырга кирәк булыр, анда сез товарның шәхси куллану өчен сатып алынганлыгын күрсәтә аласыз.
Бирмәсәләр
Документларны тапшырганнан соң да таможня посылканы бирүдән баш тартса, бу карарны шикаять итәргә мөмкин. Шикаятьне югары таможня органына бирергә була.
Судка шикаять бирү вакыты – хокуклар бозылу турында сезгә билгеле булган көннән алып өч ай эчендә.
Саклау вакыты
Посылканы таможняда саклау вакыты – 15 көн. Алучының гаризасы буенча аны озайтырга мөмкин. Билгеләнгән вакытта килмәсәгез, посылка җибәрүчегә озатылачак.
Эше четерекле булса да, таможня хезмәте – илнең, димәк, һәрберебезнең хәвефсезлеге өчен тырышлык сала. Алар белән аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, язмада китергән кагыйдәләрне белеп тору файдалы.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102