+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 Августа , 10:56

Сак булыгыз: кремнар яман шеш булдыра

Аларның ниндиләреннән сак булырга кирәк?

Сак булыгыз: кремнар яман шеш булдыраСак булыгыз: кремнар яман шеш булдыра
Сак булыгыз: кремнар яман шеш булдыра

Социаль челтәрләрдә кояштан саклаучы кремнарның зыяны турында кисәтүләр ешрак күренә башлады. Имеш, алар яман шеш авыруларын китереп чыгарырга һәм организмда D витамины эшләп чыгаруны киметергә мөмкин. Әмма белгечләр һәм табиблар бу борчылуларның нигезсез булуын аңлата. Популяр ялгыш фикерләрне ачыклау өчен без әйдәп баручы дерматологларга мөрәҗәгать иттек.

Яман шеш турындагы миф. Яман шеш китереп чыгаручы фактор буларак ультрашәмәхә нурланышның зыяны фәнни яктан исбатланган, ә кояштан саклаучы кремнарның түгел. SPF чаралары ультрашәмәхә нурларның тәэсирен киметеп, тире күзәнәкләренең ДНКсы зарарлануын азайта. Кояштан сакланудан баш тарту аны куллануга караганда күпкә куркынычрак.

D витамины турындагы миф. Әйе, тикшеренүләр, шул исәптән Австралиядә үткәрелгән Sun-D Trial тикшеренүе, SPF 50+ чараларын көн саен куллану D витаминының организмда җитештерелүен киметергә мөмкинлеген күрсәтә. Әмма бу процесс тулысынча туктамый. Әгәр D витамины җитешмәсә, табиблар туклануны үзгәртергә яки махсус өстәмәләр кабул итәргә киңәш итә, ә туры кояш нурлары астында сәгатьләр буе ятарга түгел.

Кояштан саклаучы кремнар - тире сәламәтлеген саклау өчен иң яхшы уйлап табылган чараларның берсе. Иң мөһиме — аларны дөрес куллану һәм саклагыч катламны вакытында яңартып тору.

Кояшта саклык белән ял итегез һәм үзегезне саклагыз!

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас