+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
1 Сентября , 05:55

Иң кирәкле витаминнарны туплаган җимеш

Бу җимеш иммунитетны да бик яхшы ныгыта.

Иң кирәкле витаминнарны туплаган җимешИң кирәкле витаминнарны туплаган җимеш
Иң кирәкле витаминнарны туплаган җимеш
Бакчада быел сырганак аеруча мул уңыш бирде. Табиб-диетологлар сырганакның файдалы үзенчәлекләргә бай булуын билгели.

«Бу җимеш — мультивитаминлы бомба. Анда витаминнар цитрус җимешләренә караганда күбрәк. Шулай ук А, Е, В1, В2, В3, В6, В9, РР витаминнары да бар. Аның составында каротиноидлар һәм флавоноидлар күп, шуңа күрә ул иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм яраларның, пешкән урыннарның тизрәк төзәлүенә ярдәм итә. Сырганак мае тире авырулары һәм геморрой вакытында ярдәм итә. Аның җимешләре серотонин — “шатлык гормоны” — эшләп чыгаруга ярдәм итә, канның оешуын тоткарлый», — дип билгели табиб-диетолог Ирина Рыль.

Әмма табиб сырганакның аллергик реакция китереп чыгаруы мөмкин булуын да белдерә. Бөерләрендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә аны бик сак кулланырга киңәш итә. Сырганакның чәе тәмле дә, файдалы да булуын күпләр беләдер. Аңа хуш исле үләннәр дә кушсаң, тәме тагын да ачылып китә.

Бу җимешне кышкылыкка туңдырып та, кайнатма ясап та сакларга мөмкин.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас