+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 Сентября , 04:53

Базны ничек киптерергә?

Укучыларыбыз киңәш итә.

Базны ничек киптерергә?Базны ничек киптерергә?
Базны ничек киптерергә?

Сезнең дә базга су керәме? Мондый күңелсезлек элек язын гына кабатланса, быелгы яңгырлы җәйләрдән соң күпләр базын киптерә алмый интегәдер. Укучыларыбыз бу җәһәттән түбәндәгеләрне киңәш итә.

"ДНС кибетендә "осушитель воздуха" алдык. Бер көнгә 12-15 литр су җыела", - ди Айгөл Вәлиева.

"Баз дымлы булганлыктан, анда известь салабыз. Әмма известь сүндерелгән булырга тиеш", - ди Фания Галиева.

"Базга бер катлам көл салдык, аннары - бәрәңге, аннары тагын көл түшәдек. Карт әни шулай чиратлаштырып бәрәңгене базга сала иде", - дигән Гөлнас Арсланова.

"Озон"нан "Осушитель воздуха для погреба" белән генә киптердек базны. Тавышы чыкмый, хәтта гаражны шулай киптердек", - дигән Айрат Имамов.

Ә сез нинди ысул кулланасыз? Языгыз әле. Бәлки, кемгәдер ярдәме тияр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас